Материалы

Партизан Володя Дубининның батырлыгы

последние и лучшие новости искусства в мире

Пионер-герой Володя Дубинин 14 яшендә үлгәненнән соң партизан эшчәнлеге өчен “Кызыл байрак ордены” белән бүләкләнә. Ул фашистларның эше турында мөһим мәгълүматлар табарга булыша. Малай җыйган хәбәрләр бик күп Совет солдатларының гомерләрен сакларга ярдәм итә.

Володя 1927 елны Керчь шәһәрендә туа. Әтисе – диңгезче Никифор Семенович 1919 елны акгвардиячеләргә каршы сугыша, Бөек Ватан сугышында үз теләге белән фронтка китә. Гитлерчыларның Керчька якынлашуларын белгәч, Володя дуслары Ваня Гриценко, Толя Ковалев белән партизан отрядына кушылалар. Отряд Иске Карантин таш чыгару урынында 1941 елның ноябрендә төзелә. Аны Александр Зябрев җитәкли. Отрядка 100 кеше теркәлә. Володяның эше Серафимович һәм Клетск районнарында бара. Станицаларда сукбай ролендә дошманның кайда урнашуын, күчеп йөрүен күзәтә, отрядка кайтып сөйли. Кыю партизан ярдәме белән фашистларның офицерлары һәм солдатлары урнашкан штаб тар-мар ителә. Таш чыгару урынында тау ярыклары тар була, араларыннан олылар үтә алмагач, моны балалар башкара.

Партизаннар немец илбасарларына күп бәла-каза китерәләр. Шуңа күрә алар катакомбаларны камый башлыйлар. Табылган керү урыннарын бик тырышып цемент коеп биклиләр. Нәкъ менә шушы вакытта Володяның һәм дусларының каһарманлыклары олыларга кирәк була. Володя иң кечкенә булып санала, шундый вакыт җитә: катакомбадан ул гына чыга ала. Башка балалар Володя һавага чыгарга җыенганда немецларның игътибарын читкә юнәлдерү максаты белән “прикрытие төркеме” вазифасын үтиләр. Алар шундый ук рәвештә малайны каршы алалар. Яшь партизаннар разведкага гына йөрмиләр, яралыларга булышалар, корал ташыйлар һәм башкасы.

1941 елның декабрендә вермахтлылар таш чыгару урыннарын юк итү максаты белән андагы кешеләре белән бергә суга батырырга булалар. Володя Дубинин бу хәбәрне ишетеп, вакытында отрядка җиткезеп өлгерә. Көндезен дошманның күз алдында катакомбага үтеп, тревога буенча отрядны аякка бастыра. Партизаннар саллар ясап, билдән суга батып су керер юлын бикләп өлгерәләр.

14 яшьлек герой 1942 елның 4 январенда батырларча һәлак була. Командирның заданиесе буенча егет Аджимушкай таш чыгару урынындагы партизаннар белән элемтәгә керергә тиеш була. Юлда Володя Керчь-Феодосия операциясе нәтиҗәсендә Керчьны азат иткән диңгез десантының Совет сугышчылары белән очраша. Иске Карантин катакомбалары тирәләренә фашистлар миналар куеп чыгалар, шуңа күрә өлкән партизаннар аларны ташлап китә алмыйлар. Володя үз теләге белән сапёрны озата. 4 сапёр белән минага эләгеп шартлыйлар. Володя Дубининның каһарманлыгы мәңге онытылмаячак. Ул Керчь шәһәренең Яшьләр паркында туганнар каберлегендә җирләнгән.

Интернеттан алынды.
(Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума