Патриотлык балачактан тәрбияләнде

последние и лучшие новости искусства в мире

Патриотизм – политик принцип һәм социаль тойгы, аңлы мәхәббәт, Ватаныңа бирелү, тугрылыклы булу, аның өчен корбан булырга да әзер тору, халкыңны, традицияләрен ярату, аны якларга омтылу.

Мин Советлар чорында үстем, патриотик тәрбия балачактан ук бирелде. 1980 елны Түбән Тәүде районы, Киндерле мәктәбенең 1 сыйныфын тәмамладым. 1 июнь көнне безне, башлангыч сыйныфлар укучыларын, Түбән Тәүде һәм Киндерле авыллары арасында урнашкан Паченкага җәяү алып бардылар. Максатыбыз: Советлар Союзы Герое Николай Хохловның һәйкәленә чәчәкләр салу иде. Каһарман якташыбыз 1944 елның октябрендә Польшада батырларча һәлак булган. 2 нче Белорус фронтының 50 нче армиясендә разведчик вазифасын үтәгән.

Безгә 6 чакрым араны җәяү атлау бик авыр булды. Һәрберебезгә противогаз сумкаларын бирделәр, аларга ризык салдык. 3 чакрым ераклыктагы Маслян авылына җиткәч, чирәмгә утырып ашадык, аннары янә юлыбызны дәвам иттек. Николай Хохловның сыны мәрмәрдән ясалган иде. Еллар дәвамында һәйкәлне үзгәрттеләр, хәзер ул башка.

10 ел мәктәптә укыган дәвердә 10 ел буена Әфганстанда сугыш барды. 6 сыйныфта укыганымда авыл клубына митингка җыелдык. Түбән Тәүдедән түрәләр килеп, Әфганстанда интернационал бурычын үтәп кайткан егет Илнат Насыйровка тантаналы рәвештә «Батырлык өчен» медален тапшырдылар. Безгә, мәктәп укучыларына, бу нык тәэсир итте. Авылдашыбыз өчен чын күңелдән шатландык, горурландык.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының күбесе исән иде. Сыйныф белән мәктәп янында яшәгән сугыш ветераны Зарифҗан абый Әхтәриевның өенә кердек. Зарифҗан абый безгә сугышта күргәннәре турында сөйләде. Шунда ручка белән блокнот алып ишеткәннәребезне ник язып бармадык? Үкенеч!

Кайсыдыр елны мәктәпкә «Дан» орденының тулы кавалеры Хәбибулла абый Якин килде. Күкрәге тулы орден-медальләр тагылган иде. Без биология кабинетында хәйран калып милләттәшебезне тыңладык.

Бөек Ватан сугышы турында киномеханик Саша абый Сафонов район үзәгеннән еш кинолар кайтарды. Шул кинофильмнарны карап үстек. Аеруча балалар язучысы Аркадий Гайдарның әсәрләре буенча төшерелгән кинофильмнарны яраттым. Бөек Ватан сугышына кадәр барган тормыш кызыксындырды. СССР да халык гөрләп яшәгән, илебез үскән... Һәм 4 ел эчендә дөньялар тар-мар килеп, 27 миллион Совет кешесе немец фашизмыннан корбан була.

Николай Островскийның «Как закалялась сталь» романын әллә ничә тапкыр укыдым. Түбән Тәүдегә барып патриотик смотр-конкурсларда катнаштык. Советлар Союзы Геройлары: Муса Җәлил, легендар разведчик Николай Кузнецов, Александр Матросов һәм башкалар мисалында тәрбияләндек. «Ялкын», «Пионерская правда», «Яшь ленинчы» газета-журналларын яздырдык. Мәктәптә октябрят, пионер, комсомол оешмалары эшләде. Мәктәп дружинасы «Молодая гвардия» идән асты антифашист комсомол оешмасы әгъзасы Олег Кошевой исемен йөртте. Классыбыз пионер Герой Валя Котик исемендә иде.

Мәктәптә югары сыйныфларда башлангыч хәрби әзерлек (НВП) фәненнән запастагы өлкән лейтенант Фатих абый Фазлуллин укытты. Белем йортында ике Калашников автоматы бар иде, аларны катгый рәвештә ишекләре сигнализацияле бүлмәдә сакладылар. Дәрестә автоматларны сүтәбез, җыябыз, противогаз маскаларын киябез, чишәбез. Укытучы кем күпме вакытта өлгергәнлеген кәгазьгә язып бара, тирда атабыз һәм башкасы. Безне шулай дошманнардан илебезне сакларга әзер булырга өйрәттеләр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума