Март 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
(Уен)
Бу - почмак алыш уеннарының бер төре. Уенга биш бала катнаша. Уйнаучыларның берсе песи була. Калган дүртесе тычкан булып, дүрт почмакта урын алалар. Песи уртада тора. Тычканнар үз почмакларында торганда, ул аларга тимәскә тиеш. Тычканнар һәрвакыт урыннарын алмашырга йөгереп торалар. Шул чагында песи аларның берсен тотарга тырыша. Шуңа күрә урыннарын алмашырга теләгән тычканнар элек бер-берсенә күз белән, яки кул белән ымлап, я булмаса йөткереп, “әйдә урыннарны алмашабыз!” дигән серне белдерәләр. Шул вакыт песи башын аска игән, күзен йомган булып астан гына аларны күзәтеп тора. Тычканнар, аннан көлеп, як-яктан такмаклыйлар:
Мыяу-мыяу мышнаган,
Мич башында кышлаган,
Бүген тычкан тотмаган,
Тотар иде, йоклаган.
Песи-песи поскан,
Ике күзен кыскан,
Кысса безне тоталмый,
Тотар иде, җиталмый...
Шулай дип җырлашкан арада, алдан ымлашкан буенча, берсе икенчесенең почмагына таба чаба башлыйлар. Шул чагында песинең “күзләре ачыла”, почмакка җиткәнче бер тычканны тотып ала. Кулына төшкән тычкан песи була да, элгәреге песи, буш почмакны алып, тычкан була. Уен шулай дәвам итә.
(“Гөлбакча” балалар бакчалары өчен хрестоматия).