Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Пионер-герой Валерий Волков

последние и лучшие новости искусства в мире

40-7Валерий Волков 1929 елны Черновцы шәһәрендә туа. Әнисе Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан үлә. Малай инвалид әтисе белән яши. Мәктәптә яхшы укый, аеруча әдәбиятны ярата. Берничә хикәя, шигырьләр яза.

Сугыш башлангач, әтисе белән эвакуацияләнә алмыйлар, шуңа күрә анда сугыш килеп җитмәс дип, Кырымга китәләр. Монда Чоргунда (хәзер Черноречье) яшиләр. Бу территорияне тиздән фашистлар чорнап ала. Әтисе актив рәвештә немецларга каршы көрәшә, аны атып үтерәләр. Валера могъҗиза белән генә исән кала.

Берничә атна анда-монда суклыгып йөргәннән соң, диңгез пехотасы разведчикларына эләгә. Аны мәктәпкә укырга җибәрәләр. Немец самолетлары һөҗүм ясаганнан соң, укытучы һәм классташларының күпчелеге үлә. Малай янә диңгез пехотасының 7 нче бригадасына юл ала. Солдатлар аны һичкая озата алмыйлар, “полк улы” итеп үзләрендә калдыралар.

Валерий Волков зурлар белән бер рәттән сугышчан биремнәрне үти. Патроннар ташый, кайчак разведка операцияләрендә катнаша. Авыр шартларда да әдәбиятны онытмый: шигырьләр укый, нык В.Маяковскийны ярата, кулдан “Окопная правда” дигән газета-листовка чыгара. Ул барлыгы 11 газета чыгарып өлгерә. Хәзер Севастополь архивында берсе генә саклана. Аның бөтен мәкаләләре патриотизм, туган якка мәхәббәт, фашистларны күрә алмау белән сугарылган.

1942 елның җәй башында Севастопольдә каты, канкойгыч сугышлар бара. Безнең гаскәриләр һәр метр, йорт өчен сугышалар. Валерий сугышкан бүлекчә элекке мәктәп бинасында урнаша. Алар барлыгы 10 кеше була. Малай төркем белән бергә хәрби биремне үти. Оборона участогы текә яр буенда урнаша, нәкъ менә дошман танклары күренгәндә, Валера юлга иң якыны була. Ул югалып калмый, граната бәйләме алып сул кулы белән бар көченә дошман танкына ыргыта. Уң кулын күтәрә дә алмый, чөнки аңа ук тия. Хәрби кораллар бушка китмәсен дип, немец машинасына якынрак йөзенеп килә. Гранатасы танкның чылбыр астына эләгә, малай һәлак була, әмма бригадасын коткарып өлгерә.

Егерме елга якын вакыт үткәч, 1963 елны гына В.Волковка батырлыгы өчен үлеменнән соң I дәрәҗәдәге “Ватан сугышы ордены” бирелә.

Безнең солдатлар оборона тоткан мәктәп-интернатта малайга багышланган музей эшли. Севастополь урамнарының берсенә аның исеме бирелгән.

Интернеттан.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836