Материалы

Пионер-герой – Марат Казей

последние и лучшие новости искусства в мире

18-8Марат Иванович Казей 1929 елның октябрендә Дзержинск районы, Станьково авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, Маратның әнисе Анна Казей Минск шәһәрендә  идән астында яшерен эш алып баручылар белән хезмәттәшлек итә (үзендә яралыларны яшереп аларны дәвалаган). 1942 елны моның өчен фашистлар аны асалар.

Маратның хәрби биографиясе әнисе үлеменнән соң башлана. Апасы Ариадна белән Октябрьнең  25 еллыгы исемендәге партизан отрядына теркәләләр. Чая, курку белмәс малай немецларның гарнизонына берничә тапкыр үтеп керә, иптәшләре янына һәрчак кыйммәтле информация белән кайта. Вермахтлылар өчен мөһим булган объектларга диверсияләр ясауда катнаша. Дошман белән ачыктан-ачык сугышуларда батырлык күрсәтеп, яраланса да күтәрелеп атакага баруны дәвам итә.

1943 елның кышында Маратка апасы белән тылга китәргә мөмкинлек туа, чөнки Ариаднаның ике аягын да кисәргә кирәк була. Марат моның белән файдаланмый, илбасарлар белән көрәшүне дәвам итә. Иң зур каһарманлыкларның берсен 1943 елның мартында ясый. Аның ярдәме белән бербөтен партизан отряды коткарыла. Шушы вакытта Румок авылы янында Фурманов исемендәге отрядны җәзалаучылар (карательләр) камап ала. Марат дошман боҗрасы аша үтеп кереп ярдәм китерә. Илбасарлар тар-мар ителә, ул шулай иптәшләрен коткара. Яуда һәм диверсияләрдә тәвәккәллек, үткенлек  күрсәтүе өчен 1943 елның азагында 14 яшьлек Маратны I дәрәҗәдәге “Ватан сугышы ордены”, “Сугышчан батырлык өчен” һәм “Батырлык өчен” медальләре белән бүләклиләр.

Марат Казей 1944 елның 11 маенда һәлак була. Кулдашы (напарник) белән разведкадан кайтканында боларны вермахтлылар камап ала. Атышканда иптәшен югалта, үзенең дә патроннары бетә. Тере килеш фашистларга бирелмәс, үзе белән берничәсен үтерү өчен шартлау җиһазын хәрәкәткә китерә. Малайны туган авылында күмәләр.

Марат Казейга Советлар Союзы Герое исеме 1965 елның 8 маенда бирелә. Минск шәһәрендә аңа һәйкәл куелган. Апасы Ариадна Казей 2008 елда вафат була.

Интернеттан алынды. Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума