Материалы

Пионер-герой Петр Клыпа

последние и лучшие новости искусства в мире

45-9Сугыш башланганда Петя Клыпага уникенче яшь бара. 1941 елның 21 июнендә Петя дусты Коля Новиков (Петядан бер яшькә зур, ул да музвзвод тәрбияләнүчесе була) белән Брест крепостендә кино карыйлар. Кичен Петя өенә кайтмый, ә Коля белән бергә казармада кунарга кала. Алар иртә белән балыкка барырга җыеналар. Малайлар төнлә шартлауга уяначакларын, тирә-якта үлем, кан булачагын белмиләр.

Крепостьны штурмлау 22 июньдә төнлә сәгать өченчедә башлана. Йоклап яткан урыныннан Петяны шартлау стенага ыргыта. Ул нык сугылып аңын югалта. Исенә килгәч, винтовкага ябыша һәм авыр хәлдәге иптәшләренә ярдәмгә килә. Разведкага йөри, кораллар һәм яралылар өчен медицина препаратлары ташый.

1941 елгача егет армиядә полк тәрбияләнүчесе булып берничә ел хезмәт иткән. Крепостьта хәлләр авырайгач, хатын-кызларны һәм балаларны исән калдыру өмете белән әсирлеккә озатмакчы булалар. Моның турында Петяга әйткәч: “Мин кызылармияче түгелмени?”, - дип сорый командирыннан. Соңыннан иптәшләре белән фашистларның боҗрасын өзеп, елганы кичеп чыгалар һәм дошман кулына эләгәләр. Боларны Буг елгасы артына каты конвой белән зур хәрби әсирләр колоннасына кушалар. Аларны немец операторлары төркеме хәрби хроника өчен төшерә. Кинәт, колоннаның беренче рәтендә баручы тузан һәм дары төтененә баткан ярым шәрә һәм канга буялган малай кинокамера объективына кулын күтәреп йодрыгы белән яный. Фашистлар моны күреп котыралар. Петяны чак үтермиләр, ул әле озак яши.

Интернеттан.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума