#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Әпипә” ансамбле юбилее

последние и лучшие новости искусства в мире

14-7Күптән түгел Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә “Әпипә” балалар корал ансамбленең 10 еллык юбилеена багышланган отчет концерт уздырылды. “Күңелле уен-көлке” юбилей версиясен Әкиятче кыз (Зөлфинә Минибаева) белән Йорт иясе (Рафаэль Рәхимов) алып бардылар. Тамашачыларны хуш күреп ике клоун каршы алды. Менә сәхнәдә урындыкларга тезелеп утырган ансамбль артистлары - кашыкчы кызларны зур алкышлар белән каршы алдылар. Алар кашыкларда “Во кузнице”, “Барыня” җырлары көйләрен уйнап чараны ачтылар.

10 ел дәвамында барган иҗади тормышларын якташларыбыз рәсемнәр аша экраннан карадылар. Чыгыш ясаучы шушы “Әпипә” ансамбле артистлары 10 ел элек нәни булганнар... Сәхнәгә җитәкчеләре Екатерина Володина күтәрелде, халыкны чын күңелдән бәйрәм белән котлады. Төмән мәдәният һәм сәнгать институты белгече Татьяна Жданова Екатерина Федоровнага Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.

14-6Юбилейга 2017 елны үсеп җитеп ансамбльдән киткән егет-кызлар килгәннәр. Алар ихлас күңелдән дәвамчы кашыкчыларны котладылар, үзләре дә бүләксез калмадылар, һәрберсенә агач кашыклар тапшырылды.

Ансамбль артистлары татар көйләрен һәм башкасын кашыкларда, төрле уен коралларында уйнап оста башкардылар. Матур, купшы костюмнарда булдылар. Алып баручылар һәм клоуннар балаларны уйнаттылар, көлдерделәр. Шушы бәйрәм күңелләрендә озак сакланыр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836