Материалы

“Ратники” лагеренда ял

последние и лучшие новости искусства в мире

27-620-27 июнь көннәрендә Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбенең 5-7 сыйныф укучылары физкультура укытучысы Эмиль Ришат улы Зәйнетдинов җитәкчелегендә Төмәннең “Аванпост” үзәгенең “Ратники” оборона-спорт палата лагеренда ял иттеләр. Без 7нче сыйныфка күчкән Реналь Әсәдуллин белән очраштык, лагерь турында тәэсирләре белән бүлештек.

- Без, төрле сыйныфларда укучы балалар – Дамир, Илдан Гыйльмановлар, Марат Сәйдуллин, Ваня Соколов, Илдар Фәйзуллин, Самир Рахмонов, Илназ Умбитов, Илнар Гыйльфанов бер атнага чын армия тормышына чумдык.

Сменада 150 кеше ял итте. Бер палаткада 8 кеше яшәдек. Алар электр яктылыгы, җылыту системасы, шәхси киемнәр өчен шкафлар белән җиһазланган. Койкаларга матрацлар, мендәрләр, одеяллар җәелгән, йокы капчыклары бирделәр. Кайнар һәм салкын сулы душ кабиналары эшләде. Яхшы ашаттылар. Берничә взводка бүлендек. Башкаларында кызлар да бар иде. Пейнтбол, лазертак, стрейкбол (18 яшьлекләргә) уеннарын уйнадык. “АК-47” автоматын җыйдык һәм сүттек. Мишеньга аттык, 13 яшьтән балалар парашют белән сикерделәр. Теория дәресләрендә үз-үзеңне сакларга, хәрби дәрәҗәләрне өйрәттеләр. Өлкәнрәк укучылардан “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” Бөтенроссия физкультура спорт комплексы нормативларын кабул иттеләр. Топографияне өйрәндек һәм башкасы. Кичләрен дискотека уздырылды. Хәрби-патриотик лагерьда ял итүебез нык ошады. Өлкәнең төрле төбәкләреннән килгән балалар белән дуслаштык, әти-әнидән башка коллектив белән читтә яшәргә өйрәндек. Ул безгә зур сынау булды. Җитәкчебез Эмиль Ришат улына рәхмәтебезне белдерәбез, - дип сөйләде Реналь.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума