Материалы

Раудыда каникуллар күңелле узды

последние и лучшие новости искусства в мире

5-4Яңа ел бәйрәме балаларның гына түгел, ата-аналарның да көтеп алган яраткан бәйрәмнәре. Яңа елдан һәркем тылсымлы могзиҗа, күңелле маҗаралар, яхшы якка үзгәрешләр, яңалыклар көтә. Шуны күздә тотып Рауды авылы китапханә-клуб бинасында китапханә мөдире Ләйлә Уразова Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре (җитәкчесе Ильяс Бакиев) белән берлектә авыл балалары өчен Яңа ел бәйрәмен бик күңелле итеп оештырдылар. Ләйлә Уразова үзе җитәкләгән “Күңелгә якын көйләр” түгәрәгенә йөрүче өлкән класс укучылары белән “Ничек Кыш бабай бүләкләрне югалтты” дигән театраль күренеш тәкъдим иттеләр.

Сәхнәләштерелгән әкиятнең эчтәлеге шул: шаян урман кызлары Кыш бабайның бүләкләр тутырылган капчыгының төбен тишәләр дә, балаларга бүләксез калу баләсе яный. Эт белән Әтәч Кыш бабайга бүләкләрне эзләргә булышалар. Кызларның шуклыкларын белгәч, Кыш бабай аларга таягы белән кагылып, катыра да куя. Бераздан аларны жәлләп, яңадан эретеп, аларга җан өрә. Әлеге кызлар Кыш бабайдан гафу үтенәләр, киләчәктә беркайчан да кешедән көлмәскә сүз бирәләр. Үзләре өчен алар шаяру – ул кешегә яхшылык эшләү, дуслар белән аралашу, бергә җырлап-биеп күңел ачу дигән нәтиҗә ясыйлар. Татар телен саклау, үстерү максатыннан чыгып Ләйлә Уразова алдан ук балаларга туган телдә Кыш, Яңа ел, Кыш бабай, Кар кызы турында шигырьләр ятларга кушкан була. Һәм бу чарада ул нәфис сүз остасы бәйгесе уздырды. Бу бирем рус мәктәбендә белем алган укучылар өчен бик авыр булып тоелды. Шулай да ата-аналарның балалары белән эшләгәннәре, укучыларның да бу биремгә зур җаваплылык, теләк белән караганнары күренде. Балаларның яттан сөйләгән шигырьләрен һәркем игътибар белән тыңлады. Киләчәктә дә бу эшне дәвам итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясалды. Балаларга Кыш бабай бүләкләр өләште. Аннары Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре тамашачыларны түгәрәккә чакырып төрле уен-бәйгеләр оештырдылар. Алар “Эт һәм мәче кебек” дигән мини-спектакльдә, “Балык тоту”, “Чын дуслар” дигән конкурсларда катнаштылар, табышмаклар, әйтем-мәкальләрне яхшы белүләрен күрсәттеләр.

Каникул вакытында Ләйлә Уразова сәламәт тормыш алып бару рәвешен пропагандалап, балалар өчен төрле чаралар оештырды. Алар “Чанада шуарга яратасың икән, чанаңны үзең йөрт”, “Кем беренче?”, “Командаңны күчер”, “Капитаннар ярышы” кебек бәйгеләрдә көч сынаштылар. Шулай ук балалар саф һавада футбол, кышкы уеннар уйнадылар, кышкы әкият геройлары белән очрашып, викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмак, ребуслар чиштеләр. Әлеге чараларда катнашкан укучылар әкиятләр кешене яхшылыкка, бер-береңә миһырбанлы, игътибарлы булырга өйрәтә дигән нәтиҗә ясадылар. Менә шулай Яңа ел каникулын Ялутор районы, Рауды авылы балалары бик кызыклы һәм файдалы уздырдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума