#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үрмәкүч һәм Кояш

последние и лучшие новости искусства в мире

(Әкият)

Бервакыт Җир белән Күк арасында шундый хәл булган.

Зур йортның түбәсе астында бик сәер бер Үрмәкүч яшәгән, ди. Ни өчен сәерме? Башка үрмәкүчләр үз ятьмә-пәрәвезләренә чебен-черки тотып азапланганда, бу Үрмәкүч күктәге Кояшны эләктерергә хыяллана икән. Иртә таңнан торып, өйнең бер кыегыннан икенче кыегына кадәр пәрәвез үреп куя да һәр көнне офыктан нурларын балкытып килеп чыга торган Кояшны сагалый башлый, ди.

Әмма һич кенә дә тота алмый икән галәмне гизеп йөрүче нур йомгагын. Аны караңгы чормасына якты лампа итеп элеп куя алмый икән... Үрмәкүч үзенең чорма ярыгыннан акрын гына үрмәләп килеп чыкканчы, Кояш өскә күтәрелеп өлгергән, нур-канатларын Җир өстенә җәелдергән була икән инде.

Бер көнне акрынрак кыймылдаганмы, әллә Җирнең матурлыгына сокланып, мавыгып-онытылып киткәнме – Кояш башка көннәргә караганда соңрак калыккан. Үрмәкүчкә шул гына кирәк икән – ул үрелеп, Кояшны пәрәвез-ятьмәсенә эләктереп алган да үзенең караңгы чормасына таба сөйри башлаган.

Әмма бер нәрсәне искә алмаган Үрмәкүч. Аның күзгә күренми торган нечкә җепселләрдән үрелгән пәрәвез ятьмәсе, Кояшның кайнарлыгына түзә алмыйча, дөрләп яна башлаган. Шул утта Үрмәкүч үзе дә көеп, юкка чыккан.

Ә Кояш Үрмәкүчнең бу гамәлләрен тоймый да, сизми дә калган. Аның галәмдәге үтә дә җаваплы эше янында бу бөҗәкнең түбән хыяллары артык кечкенә һәм сәер шул.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836