Материалы

Розалинадан үрнәк алыйк

последние и лучшие новости искусства в мире

9-19Розалина Даудова Ялутор районының Коктюль урта мәктәбенең 5нче сыйныфында укый. Ул үзенә игътибарны район “Таң йолдызы–2018” балалар иҗаты бәйгесендә Ләйсән Сираеваның “Ал чәчәкле туган җиребез” шигырен сәнгатьле итеп сөйләве белән җәлеп итте. Татар теле дәресләрен укымаган кызчыкның сәхнәгә чыгып басуы, бары тик аның туган телен, туган ягын, әти-әнисен хөрмәт итүеннән дип уйлыйбыз. Туган тел дәресләренә ул мәктәптән соң, туган авылы Рауды китапханәсендә эшләүче Ләйлә Уразова җитәкчелегендә үзе теләп өйрәнә. Авылда узган бәйрәм чараларында, район бәйгеләрендә дә бик теләп катнашып, призлы урыннар ала. Розалина мәктәптә “4” һәм “5”ле билгеләренә генә укый.

Буш вакытларында әнисенә өй эшләрендә булыша, төрле иҗади түгәрәкләргә теләп бара. Җәен иптәш кызлары белән роликларда йөри, кышын тимераякта, чаңгыда шуарга ярата. Розалина урта белем алгач, апасы Диана кебек, табиб булырга хыяллана. Әйдәгез, балалар, татар телен яраткан, өйдә әти-әнисе белән татар телендә генә сөйләшүче Розалинадан үрнәк алып, аңа уңышлар телик.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума