#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сәгать йөри келт-келт...

последние и лучшие новости искусства в мире

Сәгатьләр булмаган борынгы заманны күз алдына китерегез әле...Бик кыен булгандыр анда. Мамонт ауларга барырга да соңга калганнардыр...

Шуннан соң бер акыллысы кояш сәгате уйлап тапкан: җиргә казык каккан да, вакытны шул казык күләгәсенә карап чамалый башлаган. Тик болытлы көндә нишләргә, күләгә юк бит?...Шуннан, икенче берәү ком сәгате уйлап тапкан: аслы-өсле ике савытның берсеннән-берсенә нечкә тишек аркылы вак ком ага...Тик бу сәгать ком агып беткәнгә кадәр булган тулы вакытны белдергән, кыска вакыт араларын күрсәтмәгән. Су сәгате уйлап караганнар – аның белән дә шул ук хәл...

Урта гасырларда инде маятниклы һәм герле механик сәгать уйлап тапканнар. Ул туктаусыз һәм тигез йөреп тора, аның циферблаты һәм вакытны күрсәтә торган угы да бар. Беренче шундый сәгатьләрне, бар кеше дә күрсен өчен, биек манараларга урнаштырганнар. Күрү генә түгел, ишетсеннәр дә өчен, алар сәгать саен чаң суга яисә музыка уйната да башлаганнар.

Кечкенә сәгатьләр бераз соңрак барлыкка килгән. Алар бик кыйбат торган һәм бик байларда гына булган. Сәгать иясе аны нәфис чылбырга тагып, махсус кесәгә салып йөрткән. Тагын шактый вакытлар үткәч кенә кул сәгатьләре дә барлыкка килгән.

Берзаманны галимнәр җисемнәр эчендә электроннар барлыгын ачыклаганнар, ә ул электроннар гел бер тизлектә йөгереп торалар икән. Шул тизлекне үлчи торган җайланма ясаганнар һәм шулай итеп электрон сәгать барлыкка килгән. Хәзерге заманда вакытны күбесенчә әнә шул электрон сәгатьләр күрсәтә. Ә бүтән төрле сәгатьләрне киләчәктә музейларда гына күрергә мөмкин булыр шикелле.

(“Фатиха” татар-мөселман балалары өчен календарь).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836