Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сәләтле егет Айдар

последние и лучшие новости искусства в мире

32-5Төмән өлкәсенең иң актив укучылары ел саен Татарстанның «Сәләт” лагерендә ял итә. Тубыл шәһәреннән быел бер төркем укучылар дипломнар белән бүләкләнеп кайттылар. 15нче мәктәпнең сигезенче сыйныф укучысы Айдар Ниязов үткән елны да “Сәләт”тә булган. Айдар унбишенче июньнән егерме беренче июньгә кадәр Изге Болгарда, аннары бер атна Изге Биләрдә файдалы, кызыклы оештырылган ял көннәрен сагынып искә алды.

“Болгарда без палаткаларда яшәдек. Төмән өлкәсеннән унҗиде сәләтле бала, яшьләр катнашты. Изге Болгар җирләрендә бабаларыбыз яшәгән, Ислам дине кабул ителгән.

Монда бик матур архитектура һәйкәлләр, музей бар. Күңелле, күпкырлы, кызыклы ял көннәрендә без осталар бистәсендә катнаштык, сәләтебезне үстердек, татар телен өйрәндек, тестлар яздык. Туган якларны сагынырга вакыт булмады. Хореография, вокал, нәфис сүз буенча безнең белән оста җитәкчеләр эшләделәр. Без монда курайда уйнарга, читекләр тегәргә дә өйрәндек. Биләр форумында катнашкан яшьләрнең чыгышлары, экскурсияләр онытылмаслык вакыйга булып күңелебездә калды,” - дип сөйләде ул. Биләрдәге Изге чишмәне “Биләр чишмәсе ”дип йөртәләр. Чишмә янәшәсендә Хуҗалар тавы барлыгын да белә безнең якташ егет. Узган ел Айдар Ниязов турында “Көмеш кыңгырау ” газетасы битләрендә язылган иде. Быел “Идел” журналы тышлыгында аның фотосын күреп шатландык, горурландык. Изге Болгарда бәйгеләрдә, Биләр форумында “Шаяннар һәм тапкырлар” фестивалендә катнашып “Иң яхшы актер” дипломы белән бүләкләнә Айдар. ”Сәләт” проектлары җитәкчесе ТФА академигы КФУ профессоры Җ.Ш.Сөләйманова тапшырган дипломы белән Айдарыбызны котлап, яңадан-яңа уңышлар телибез.

Татарстан укытучылары, тәрбиячеләре Тубыл шәһәренең 15нче мәктәп укучыларының укытучылары тырыш, көчле. Зур уңышлар яулаган балалар сәнгать осталары-укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәтле булсыннар дигәннәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836