Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сәлимә

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең Вәли абый узган ел уракка төшүгә яшьләр өмәсе ясады. Өмәдә безнең ише унөч-ундүрт яшьлек малайлар белән яшь кызлар күбрәк иде. Мин башта ук иң кырыйда, Сәлимә янында булып чыктым. Бәлки, аның биленә төшеп торган кара-коңгырт чәч толымнары күзгә чалынгандыр? Әллә иягенә таба очлаеп килгән матур коңгырт битенә ялгыш кына ябышып калган мәк орлыклары кебек вак кына сипкелләре сөйкемле күрендеме? Ул ягын тикшереп торган юк. Сәлимә ура, мин урам. Ул сөйләшми, нишләптер, мин дә сөйләшмим. Аның янында миңа сөйләшмичә дә бик рәхәт...Шуның өстенә тагын Сәлимә сулагай ура икән.

Керт-керт кенә кистереп, ул миңа таба урып килә, егетләрчә зур-зур чалдырып, дәртләнеп, егетләнеп, мин аңа таба урып барам. Бер үк вакытта учмабыз тула, бер үк вакытта селтәнеп аны артка салабыз, бер үк вакытта бер-беребезгә карашып, елмаешып алабыз. Шул арада Сәлимә, башын килешле генә боргалап, чәч толымнарын артка чөя. Безнең икебезгә дә бик күңелле, бик рәхәт. Без моны бөтен җаныбыз-тәнебез белән сизеп торабыз...

Шунда ук телебез дә ачылып китте. Бүтәннәрнең үзара такылдавына колак та салмастан, без аның белән ярым шыпыртлап бик күп нәрсәләр турында сөйләштек. Мин китаптан укып белгән кызык маҗараларны сөйләгәндә, ул рәхәтләнеп көләргә тотынды.

Кичен кайтырга җыенганда, мин аны кулыннан кысып арбага, үз яныма тартып алдым. Ул кайнар кулын бераз вакыт миннән аласы килмичәрәк кайтты, ә үзе нигәдер кызарды. Ындыр артына кайтып җитәрәк, минем иңбашыма иелеп:

- Син зерә әйбәт малай, - дип пышылдады. Тагын бераз чабата башына карап кайтты да: - Матур да... – дип өстәде. – Тик...

Ул көнне мин бөтенләй тамактан яздым. Өйгә кайткач, бер аулакка постым да, көзгене бер тегеләй, бер болай китереп, бер куанып, “тик...” дип нәрсәнедер әйтми калуына күңелем сүрелеп, йөземнән бик озак Сәлимә әйткәнне күрергә тырыштым.

Гомәр БӘШИРОВНЫҢ “Туган ягым – яшел бишек” повестеннан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836