Материалы

Саф һавада уйнагыз!

последние и лучшие новости искусства в мире

1-5Менә 2021 ел календаренең беренче ае җитте. Туган якта салкын кыш. Мәктәп укучыларының каникуллары. Хәзерге балалар уйный беләме? Әллә телевизор, планшет, смартфон, компьютер булса, шул җитәме аларга? Шушы сорауларны инкярь итеп, уйный белүегезне дәлилләгез, сабыйлар!

Әйдәгез, буш вакытыгызны әрәм итмәгез: әгәр, авылда яшәсәгез, җылы киенеп, тау шуыгыз, кар бәрешеп уйнагыз, Кар бабай ясагыз. Узган елның ноябрь-декабрь айларында рәтләп кар яумады.

Карга батырмын дип курыкмыйчан гына урманга барыгыз: кышкы табигатьне, һава торышын, кошларны, җәнлекләрне күзәтегез, аларны фотога төшерегез. Утырмагыз өегездә вирусларны, бактерияләрне үрчетеп, хуҗалык тотсагыз, саф һавада ата-аналарыгызга малларны ашатырга, мунчага утын ташырга (өйдә, әлбәттә, газ) булышыгыз.

Әгәр шәһәрдә яшисез икән, паркка чыгып кошларны төрле җим белән сыйлагыз, шулай ук кар бәрешеп уйнагыз. Катокка барып тимераякта йөрегез, уен мәйданнарында махсус ясалган таулардан шуыгыз һәм башкасы.

Кызганычка каршы, пандемия чорында яшибез, шуңа күрә кешеләр булган ябык биналарда ял итәргә тырышмагыз, иң яхшысы – табигать, саф һава. Ялкауланмагыз, фантазиягезне җигегез, яңа энергияләр туплап лаеклы ял итегез.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума