Материалы

“Салават Күпере” төрле милләт балаларын берләштерде

последние и лучшие новости искусства в мире

14-10Күптән түгел Төмәннең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда “Салават күпере” балалар милли иҗаты өлкә фестивале уздырылды. Берничә көн дәвамында жюри әгъзалары 2 мең сабый катнашында 380 чыгыш тыңладылар. Конкурста инде берничә ел Казахстан балалары ярышалар, быел беренче тапкыр сынлы сәнгать номинациясендә Германиядән вәкилләр үзләренең әйберләрен тәкъдим иттеләр. Башкортостан Республикасыннан килгән хореографик ансамбль артистларының чыгышы да зур алкышларга күмелде. Балаларның осталык дәрәҗәләре елдан-ел арта. Һәр катнашучының җырында, биюендә, декоратив-кулланма сәнгать эшләрендә халкының үзенчәлеге чагылдырылды. Һәр бала кызыклы, уникаль. Марийларның “Тывырдык”, грузиннарның “Ачарулли”, Тубылның “Мираж” (татар биюе), полякларның “Поросольки” бию ансамбльләренең чыгышларына тиңнәр булмады, костюмнары да күз явын алырлык иде.

8 яшьлек кыргыз малае Марат Жомобаев оста итеп думбрада уйнады. Рөстәм Чәлилов, Тәнзилә Мортазина, Илүсә Габдуллина, Заринә Ногманова, Әминә Мөхәммәтова, Яна Абдуллина вокал номинациясе; Илнар Хәйруллин, Ләйсән Ниязова нәфис сүз номинациясе буенча призлы урыннарга лаек булдылар.

Уен кораллары, хореография номинацияләре буенча Төмән районы, Шыкча авылының Гаяз Габдуллин җитәкчелегендәге “Шытыр-шатыр” этнографик фольклор ансамбле беренче урынны алды. 8 артист себер татарлары җырлары-такмаклары белән тамашачыларның мәххәббәтен яулады. Борынгы халык уен коралларын тыңлаганда тәэсирләнәсең, ата-бабаларыбызның тарихы, йолалары, традицияләре күз алдына килә. Гаяз Васил улы бабае технологиясе буенча думбра, курай, ятаган, кыл-кубыз, кубыз, сорнай уен коралларын үзе ясаган. Балалар шушы коралларда уйнаганнарында кәккүк тавышы да, далада җил сызгырганы да, елгада чишмә челтерәп акканы да ишетелеп китә... ”Шытыр-шатыр” ансамбле “Салават күпере” фестиваленең иң зур бүләге - гран-прига лаек булды; аңа май аенда Новосибирскида узачак халыкара фестивальгә юллама бирелде. Бу ансамбльне Казахстанда да, Пермьдә дә, Самарада да беләләр, җәйгә артистлар Италиягә барачаклар. Чын күңелдән аларга уңышлар телибез.

Төмән өлкәсендә күпмилләтле халык яши. Дус, бердәм булганда без көчле, иң мөһиме – дөньялар тыныч торсын, сугышлар булмасын.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума