#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сәламәтлеккә зыян китермичә ничек ял итәргә?

последние и лучшие новости искусства в мире

29-12Күз ачып йомганчы, җәйнең уртанчы аена да аяк бастык. Июнь ае безне үзенең җылы, кояшлы көннәре белән күп сөендермәде. Ә июль ае керү белән бик эссе һава торышы урнашты. Ниһаять, кояшта кызына, суда коена торган чор җитте. Пандемия сәбәпле, чит илләргә, диңгезгә ял итәргә бару күпләрне куркыта. Шулай да, кешенең ял вакытын табигатьтә, су буенда уздыру теләген ничек тә тыеп торырлык түгел. Моңа һава торышының бик кызу булуы да “гаепле”. Июль башыннан төбәк халкына ачык һавадагы пляжларга һәм термаль чыганакларга бару рөхсәт ителгәч, 4 ай карантинда утырып ялыккан халыкны: “Су янында вакытны үткәрү өчен кая барырга?” – дигән сорау борчыды.

Шуны искәртеп үтик, су коенырга рөхсәт ителгән сулыклар исемлеген Роспотребнадзорның территориаль идарәсе сайтында карап белергә була. Ә бүгенге көндә төмәнлеләрне 8 ял базасы, төзекләндерелгән пляжлар көтә. Алар - «Верхний бор», «Куба», «Боровое», «Велнесс-центр», «Пруд Лесной» ял базалары, «Липовое»  клуб комплексы, «Сосновый бор» минераль чыганагы.

   Һәрхәлдә дә су коену урынын сайлап алуга җентекләп карарга кирәк. Шәһәр җирендә ял итү урынын сайлаганда, пляжда булдырылган уңайлыкларга һәм куркынычсызлык чараларына игътибар итәргә кирәк. Иң мөһиме – зурлар да, балалар да су коенганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә тиешләр. Статистика буенча, Россия сулыкларында ел саен диярлек 10–15 меңләп кеше батып үлә. Кызганычка каршы, аларның берничә йөзе генә үзләренә бәйле булмаган шартларда бата, ә күпләре үзләренең яки өлкәннәрнең ваемсызлыгы аркасында әрәм булалар. Ә моңа мисаллар бихисап. Әгәр Төмән өлкәсе вакыйгаларына күз салсак: “7 июльдә Тубыл шәһәренең Козловка елгасының уң ярында 14 яшьлек малайның мәете табылган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, яшүсмер дуслар компаниясендә коену өчен тыелган урында коенырга килгән. Якында булган ир-атлар ярдәменә карамастан, малайны коткарып кала алмаганнар. Яшүсмернең йөзә алмавы ачыкланды”, - дип хәбәр ителә. “Төмәндә 2006 елда туган малай батып үлгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, яшүсмер яшьтәшләре компаниясендә ясалма сулыкта су коенган, ә анда су коену тыела”, - дип бирелә икенче криминал яңалыкларда.

Су - рәхәтлек чыганагы булса да, куркыныч мохит санала, шуңа да анда көтелмәгән хәлләргә әзер булып торуың хәерлерәк. Хәтта шәп йөзүче кеше дә саклык чаралары турында онытмаска, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Махсус билгеләнгән урыннарда коену яхшырак та, куркынычсызрак та, әлбәттә. Таныш булмаган урында коенганда баш белән суга чумарга ярамый. Су төбенең ләмле баткак булуы да йөзә белмәүчеләр өчен гаять куркыныч. Су коенырга барганда, яисә су буенда кызынырга ният иткәндә, исерткеч эчемлекләрдән баш тартуыгыз хәерле булыр. Су буена җыенасыз икән, алдагы көнгә һава торышы ничек булачагын да искә алыгыз: яшенле яңгыр, көчле җил шулай ук куркыныч. Көчле агымның хәтта яхшы йөзә белгән кешене дә еракка алып китүе бар. Көймәләр, суднолар дулкыныннан да читтәрәк булуыгыз хәерле. Балаларны мөстәкыйль рәвештә коенырга җибәрү катгый тыела. Балигъ булмаган балаларны су объектларына берүзен караусыз гына җибәрергә, шулай ук өлкән балаларга, бигрәк тә балигъ булмаганнарга, кече балаларны суда карарга кушарга ярамый. Балалар белән бергә “Ашыгыч ярдәм хезмәте”нең телефоннарын өйрәнергә кирәк. Аларга кәрәзле телефонның, беренче чиратта, ата-аналар белән элемтәне тәэмин итү һәм ашыгыч ярдәм чакырту өчен билгеләнгән булуын аңлатырга кирәк. Шулай ук балаларга баткан кешене күрсәләр, өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга һәм коткару хезмәтенең номерын җыярга кирәклеген аңлатырга кирәк. Әлеге кагыйдәләрне белеп бетермәү яисә аларны санга сукмау – күп очракта аяныч хәлләргә китерүен истән чыгармаска кирәк.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836