Материалы

Сәләтле егет Адиль

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән егете Адиль Тимергалиев 5нче сыйныфта яхшы билгеләргә генә укый, рәсемнәр ясарга ярата. 1 нче сыйныфтан бирле “Этюд”музыка мәктәбенә йөри.

Без малайның әнисе Фатыйма Карл кызыннан Адиль турында сораштык.

- Җырларга яратуын күреп, укырга кергәч музыка мәктәбенә бирдем. Өстәмә йөкләнеш булса да, бик теләп, яратып йөри.

Анда вокал һәм хор белән шөгыльләнә. Җыр сәнгатеннән җитәкчесе – Татьяна Солодовникова, концертмейстеры – Елена Бородина. Гитарага, фортепианога, сольфеджиога йөри. “Сибирята” малайлар хор ансамбле белән шәһәр күләмендә үткәрелгән фестивальләрдә, конкурсларда катнашып лауреат исемнәре яулыйлар, төрле дәрәҗәдәге дипломнар алып кайта. Ишетү сәләте, моңы бар, тик йөргәндә дә җырлый. Өйдә миңа, апасы Эмилиягә һәр эштә булыша.

Мөстәкыйль, кечкенә балаларны ярата, - дип сөйләде Фатыйма ханым.

Адильнең киләчәктә зур үрләр яулавына ышанабыз, уңышлар теләп калабыз.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума