#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Сепвис һәм туризмда беренче проектым”

последние и лучшие новости искусства в мире

18-10Төмән дәүләт университетының сервис, туризм һәм кунакчыллык индустриясе кафедрасы урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында икенче тапкыр “Кунакчыллык мәктәбе: сервис һәм туризмда минем беренче проектым” исемле өлкә конкурсын уздырды. Бәйгегә Төмән өлкәсе көньягыннан 60тан артык проект килде. Монда милләтәшләребез дә актив катнаштылар.

 Бу көннәрдә Төмән дәүләт университетында катнашучыларны котлау тантанасы үткәрелде. Фойеда укучыларның проектларыннан күргәзмә оештырылды, залда кызыклы докладлар яңгырады.

“Туризм” секциясендә “Туган як сукмагы” (туган як буенча туристик маршрут проекты); “Минем кече Ватаным” фотопроекты”, “Мәктәп музее”, “Туристик сувенир” проектлары” номинацияләре тәкъдим ителде. “Сервис” секциясендә “Иң кирәкле ресторан”, “Хыялымдагы кунакханә” номинацияләре буенча чыгышлар ясалды.

Мәсәлән, Яркәү районы, Иске Александровка мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гөлзана Рамил кызы Вагапова (рәсемдә фәнни җитәкчесе Анастасия Владимировна Репанова белән) “Мәктәп музее” проекты буенча IIнче урынны яулады. Чыгышы бик эчтәлекле булды. Без аннан үзе турында сорадык.

 - Тархан авылыннан йөреп укыйм. Мондый теманы сайларга тарих фәне укытучысы этәргеч ясады. Мәктәп музеена экспонатларны әби-бабайлар бирделәр. Якташыбыз Советлар Союзы Герое Әнвәр Калиев белән горурланабыз, аның каһарманлыгын онытмабыз, - дип сөйләде ул.

 Яркәү районы, Кызылъяр мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Сергей Николаевич Рубан (рәсемдә) (фәнни җитәкчесе Гөлнара Альберт кызы Юсупова) “Минем кече Ватаным” фотопроекты белән катнашты. Егеттән үзе турында сорадык.

- Мин Кызылъяр авылында тудым. Туган авылымны ифрат яратам. Аның табигате, яшәгән кешеләре белән горурланам, сокланам. Татар телен әлегә белмим, әмма киләчәктә өйрәнермен дип өметләнәм, проектны гамәлгә ашырырга тарих фәне укытучысы булышты. Мондый зур өлкә күләмендәге конференциядә беренче тапкыр катнашуым. Җитәкчемә һәм оештыручыларга зур рәхмәт, - дип сөйләде ул.

Төмән районы, Ямбай мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Дарья Илсур кызы Бакированың (фәнни җитәкчесе Лилия Леонидовна Плохотниченко) проекты Iнче урынга лаек булды. Ул “Туризм” секциясендә “Туган як сукмагы” номинациясе буенча “Ямбай – себер татарларының дини үзәге” дигән темага доклад укыды. Халык тын алмый яратып тыңлады.

 Төмән районы, Индрәй мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Дания Рәшит кызы Булатова (фәнни җитәкчесе Нәзирә Нәзир кызы Биктимирова) “Минем кече Ватаным” фотопроектын  яклап IIнче урынны яулады. Кыз фоторәсемнәр аша Индрәй авылының күркәм урыннарын, яшәгән кешеләрен, табигатен күрсәтте. Экрандагы рәсемнәр матур җыр белән озатылды.

18-7Төмән мәктәпләренең берсендә 2 нче сыйныфта укучы Даниил Сафин зур итеп миниатюралар паркы макетын ясаган. Парк, һичшиксез, өлкә үзәген бизәр иде.

Конференциядә катнашкан һәр укучының проекты үзенчәлекле. Хәзерге балалар бигрәк сәләтле, фантазияләре бай. Мәсәлән, “Иң кирәкле ресторан”, «Хыялымдагы кунакханә” номинацияләре буенча проектлары олыларны да шаккатыра. Чын диңгез буйларына эләккән шикелле буласың. Бер бала да бүләксез калмады, дипломнар, сувенирлар, тортлар бирделәр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836