#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сәхнә йолдызчыклары

последние и лучшие новости искусства в мире

36-6“Йолдызчыклар” җыр һәм бию ансамбленең чыгышын беренче тапкыр Тубыл шәһәрендә узган “Искер җыен” фестивалендә күреп, балаларның сәләтләренә чын күңелдән сокландым. Алар мине генә рухландырмадылар, ә ярышучы апа-абыйлар арасындагы йолдызчыкларның чыгышлары бар тамашачының да йөрәгенә бәлзәм булып ятты, дисәм һич тә арттыру булмаячак. Каз бәбкәләре булып киенгән ике кызчыкның биегәнен берәү дә елмаймыйча карый алмады, чөнки алар шундый ихласлар, сөйкемлеләр, шундый тырышлар үзләре. Ә җырчы егет һәм ике кызның матур тавышлары, сәхнәдә үзләрен тотышлары тамашачыларда соклану хисе тудырды.

Балаларның чыгышын халык көчле алкышларга күмде. Әлеге бәйгедә “Йолдызчыклар” ансамбле 2нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Ансамбль җитәкчесе Динара Нәркис кызы Әбсәламова үзенең эше белән таныштырып: “Ансамблебезгә 3 ел, шушы вакыт эчендә без бик күп уңышларга ирештек. Мәсәлән, быел “Таң йолдызы” шәһәр бәйгесендә - 1 урын, “Сүзге тора” фестивалендә 2 урын алдык. Без, гомумән, шәһәрдә узган концерт-ярышларда катнашабыз. Балалар бик тырышлар, сәхнәгә бик теләп чыгалар. Укуда да үзләрен сынатмыйлар. Бигрәк тә балаларның әти-әниләренә зур рәхмәтемне белдерәм, чөнки һәр эшебездә Әлфинур Әйтмәмәтова белән Динара Таүләтбакиева ярдәм итәләр. Нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, беркайчан да үтенечемне кире какмыйлар. Балаларга костюмнарны үзләре тегәләр. Җырларның сүзләрен, шигырьләрне ятларга ярдәм итәләр. Киләчәккә планнар күп әле, яңа җырлар, биюләр өйрәнеп, Тубыл гына түгел, өлкә, бөтенроссия күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып, югары урыннар яулау. Бу инде минем генә теләк түгел, йолдызчыкларым һәм әти-әниләре дә шул ук теләктә”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836