#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шатлык өләшүчеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

14-7Рәсемдәге бәхетле елмаючы балалар - Яңа Кәешкүл авылының “Отрада” ансамбле биючеләре. Без алар белән Яркәү мәдәният йортында узган “Таң йолдызы” район конкурсында таныштык. Алар бәйгедә “Ярашу” дип аталган бию башкарып, 3 урын яуладылар. Яуладылар дип әйтү һич тә арттыру булмас, билгеле булганча, бәйгедә оста биючеләр саны күп иде. Ансамбль өчен бу чын-чынлап зур җиңү булды, чөнки җитәкчесе Альбина Евина төркемне ноябрь аенда гына оештырган. Һәм шушы кыска вакыт эчендә биючеләребезне тамашачы да яратып өлгергән. Чыгышларын ялкынлы алкышларга күмеп, сәхнәгә чакырып кабат биетәләр. Биюче һөнәрен Альбина Әхмәтгәрәй кызы очраклы рәвештә сайламаган.

Балачакта ук ул үзлектән видео тасмадан биюләр өйрәнеп, авыл сәхнәсенә төрле биюләр белән чыга иде. Ә инде урта мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйламыйча, Тубыл мәдәният һәм сәнгать училищесына юл ала. Биредә ул “Отрада” бию төркеменә йөреп, хореографик белем ала, бию сәләтен үстерә, музыка ритмын тоярга өйрәнә. Уку йортын уңышлы тәмамлагач, туган авылына кайтып, мәдәният йортына эшкә урнаша да, балаларны серле бию дөньясына алып керә. Югары сыйныф укучыларын туплап оештырган төркемгә “Отрада” дип исем бирсә, 3-12 яшьлек балалардан торган төркемне “Йолдызчыклар” дип атый. Үз һөнәрен яраткан кыз балаларны бию осталыгына гына өйрәтеп калмый, ул өйрәткән биюләр гәүдәне дөрес формалаштырырга, матурлыкны күрергә, тоярга да булышлык итә. Альбина Әхмәтгәрәй кызы үзләре белән таныштырып: “Төркемдә 14 кыз да бер егет бии. Барысы да тырышлар, репетицияләрне калдырмый бик теләп йөриләр, минем таләпләрне төгәл үтәргә тырышалар. “Йолдызчыклар” әлегә авыл сәхнәсендә генә балкыйлар, ә “Отрада” биючеләре белән без бу көннәрдә яңа бию өйрәнәбез, аның белән апрель ахырында Яркәүдә узачак район бәйгесендә катнашырга җыенабыз. Мин биючеләремнең барысын да яратам. Уңышларыбызга үзебез генә түгел, барлык авылдашлар сөенәләр. Аларның ышанычларын акларга тырышабыз инде”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836