#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шигырь сөйләүчеләр конкурсы

последние и лучшие новости искусства в мире

10-9Тубыл районы, Лаемтамак авылында яшь буын бөтен көче белән туган телне сакларга тырыша. Балалар туган телне мәктәптә өйрәнәләр, гаиләдә сөйләшәләр, үз халкының танылган һәм җирле шагыйрьләренең шигырьләрен ятлыйлар. Милли традицияләрне, мәдәниятне пропагандалаучы, популярлаштыручы төрле конкурсларда, бәйрәмнәрдә катнашалар. Аларга укытучылар, китапханәче, авыл клубы хезмәткәре булыша.

Мәдәниятне һәм татар телен саклауда укучылар зур казанышларга ирешәләр. Мәсәлән, 15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә шигырь сөйләүчеләр конкурсында катнаштылар. 4 нче сыйныф укучысы Эмилия Бәширова “Сәнгатьле уку” номинациясе буенча 9 авылның 20 катнашучысы арасында икенче урынны яулады. Кызганычка каршы, шигырь сөйләргә теләүчеләрнең барысын да транспорт белән тәэмин итә алмадык, шартлар юк. Сабыйлар өчен мондый чара фикердәшләр атмосферасына чумарга, башкару осталыгын яхшыртырга, аралашырга мөмкинлек бирә.

Җирле шагыйрә, жюри әгъзасы Галия Абайдуллина белән очрашу, аның башкарган шигырьләрен тыңлау балаларга зур шатлык китерде.

Равия АЛЛАГУЛОВА, Тубыл районы,
Лаемтамак авылы китапханәсе китапханәчесе.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836