Материалы

Соңгы командировка

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин рядовой Руслан Алиев турында язам. Күптән түгел туган авылым Тукманда Ватанын саклаганда һәлак булган чын каһарман егет яшәгәнен белдем. 2002 елның 19 августында Чечняда Ханкала авиабазасы янында МИ-26 вертолетын атып төшерәләр. Анда 100дән артык кеше арасында Руслан да була. 20 яшьлек гади егет балачакта елгага су коенырга йөргән, урамда дуслары белән уйнаган. 2001 елның ноябрендә Руслан армия хезмәтен үтәргә китә. Ул Волгоград өлкәсенә эләгә, августта башка солдатлар белән бергә аларны Чечняга командировкага җибәрәләр. Ул Руслан өчен соңгысы була. Авылда аны еш искә алалар. Аның монда әнисе кала. Түбән Тәүде район үзәгендә Алеша һәйкәле янында локаль сугышларда катнашучылар өчен тагын бер һәйкәл куелган, анда Русланның да исеме язылган. Егет мәңге Герой булып калачак. Ул бик аз яшәгән, әмма аның гомере – батырлык һәм намуслылык үрнәге.

Диана ПОГОРЕЛОВА, Киндерле мәктәбе укучысы, Түбән Тәүде районы.
(Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума