Материалы

Советлар Союзы Герое – Валерия Гнаровская

последние и лучшие новости искусства в мире

19-8Төмән шәһәре урамнарының берсенә Валерия Гнаровская исеме бирелгән. Ә кем соң ул Валерия Гнаровская? Аны барыбыз да беләбезме?

Валерия Осиповна Гнаровская (1923 елның 18 октябре-1943 елның 23 сентябре) – Бөек Ватан сугышы елларында совет санинструкторы. 1942 елның язында 229 нчы укчылар дивизиясенә укырга керә, 1942 елның июленнән Сталинград фронтында сугыша. 1943 елның 23 сентябрендә Иваненки авылы (хәзер Гнаровское) янындагы сугышларда 244 нче укчы дивизиясенең 907 нче укчы полкының санитар инструкторы рядовой Валерия Гнаровская яралыларны эзләп табып, бәйләү пунктына илтә.

Бу вакытта бәйләү пункты юнәлешенә ике “ Тигр” немец танкы бәреп керә. Яралыларны коткарып, 19 яшьлек Валерия граната бәйләме белән аларның берсе астына ташлана һәм аны шартлата, икенчесен килеп җиткән кызылармиячеләр юк итәләр.

Гнаровская 1923 елны Псков өлкәсенең Модолица авылында почта хезмәткәрләре гаиләсендә туа. 1941 елның сентябрендә немец һәм фин гаскәрләренең Ленинградка якынаюы белән Гнаровскийлар гаиләсе Омск өлкәсе (хәзерге Төмән) Ишим станциясенә эвакуацияләнә. Аннан соң аларны Бердюжье авылына җибәрәләр. Анда Валерия әнисе белән Бердюжье элемтә конторасында телефончы булып эшли.

Ул берничә тапкыр район хәрби комиссариатына аны фронтка җибәрү таләбе белән мөрәҗәгать итә, әмма анда баш тарталар.

1942 елны Бердюжье авылы комсомол кызлары Ишим станциясенә баралар. 1942 елның апрелендә 229 нчы укчы дивизиясенә кабул ителәләр. Валерия дуслары белән хәрби әзерлек үтә һәм санитар эшен өйрәнә. 1942 елның июлендә дивизия Сталинград фронтына 64 нче армия составына җибәрелә һәм кыз шунда ук авыр сугышка керә.

26 июль көнне дошман Суровикино районындагы уң флангта 229 нчы укчы дивизиясе оборонасын өзә һәм Чир елгасына чыга. “Артиллерия снарядларының бәрелүе, бомба шартлаулары – барысы да тоташ каты тавышка кушылган. Аяк астында җир җимерелеп төшә кебек. Окоптан беренче булып Валерия йөгереп чыкты һәм: “Иптәшләр! Ватан өчен үләргә дә куркыныч түгел! Әйдәгез!” – дип кычкырды”, - дип кызның дусты Е.Доронина искә ала.

Кыз корсак тифы белән авырый, госпитальдә ятканында “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Донецк өлкәсенең Славян районы, Голая Долина авылы өчен барган көрәштә генә дә 47 яралы солдат һәм офицерны сугыш кырыннан алып чыга. 28 немец солдат һәм офицерын юк итә. Ә сугыш вакытында барлыгы 300дән артык яраланган кешенең гомерен саклап кала. 1944 елның 2 июлендә Валерия Гнаровскаяга үлеменнән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Интернеттан.
(Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума