Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төзүче тукыр

последние и лучшие новости искусства в мире

Чыпчыклар отрядыннан булган бу нәни кошка “тукыр” (ткач) атамасы юкка гына бирелмәгән – ул үзе тукып ясаган оясы белән таң калдыра.

Тукырларның күпчелек төрләре Африкада яши. Ә безнең якта очрый торган иң якын туганнары – кызылтүш. Бу семьялыкка керүчеләр барысы да бик чуар бизәкле булалар.

Тукыр үзенең оясын гадәттә яфрак һәм ботаклардан “тукый”: ботакларны озын яфраклардан ишелгән бау белән бәйләп беркетә.

Бүтән кошлардан аермалы буларак, тукыр оясында бер пар кош кына тормый – зур агачны сарып алып тукылган ояда 100дән алып 300гә кадәр “гаилә” яшәргә мөмкин. Саклану максатыннан колония булып яшәргә күнеккән бу кошлар гадәттә рәттән үсүче берничә агачны “басып ала”.

Тукыр оясы тышкы яктан баштүбән капланган бүрәнкәне хәтерләтә. Ул агач, багана кебек ныклы үзәк тирәли төзелә. Электр баганасына корылган ояның яңгыр яуганда кыска ялганыш китереп чыгаруы, коры вакытта янып китүе дә мөмкин. Эчке яктан исә ул оя, кунакханә сыман, кечкенә бүлмәләргә бүленгән була. Һәр бүлмәдә бер “гаилә” яши.

Тукыр үлән орлыклары белән туклана. Бөртекле культуралар үсә торган басуларга еш килә. Шуңа күрә җирле халык тукырны, төзү эшенә оста кош булса да, бик өнәп бетерми.

Оя тукуны ата тукыр башлап җибәрә. Шуннан соң үзенә пар сайлый. Ана кош башта яңа салынган “йорт”ны тикшереп чыга, ошатса гына парлашырга ризалыгын бирә. Алга таба инде ояны икәүләшеп ясап бетерәләр. Ана тукыр 2-4 зәңгәрсу күкәй сала, алар өстендә 12 көн утыра. Нәни кош балаларына аналары беренче көннәрдә аксымга бай күбәләк корты ашата, аннан соң әкренләп орлыкка ияләштерә. Ике атна эчендә тукыр баласы үсеп тә җитә. Бер яшендә үзе гаилә кора.

(“Фатиха” татар-мөселман балалары өчен календареннан).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836