Материалы

Тагын кайбер киңәшләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Йомырканың искеме, яңамы икәнен тозлы суга салып белеп була: яңа булса, төпкә батар, иске булса, өскә калкыр.

Кайнатканда сөт ташып чыкмасын дисәң, савытның эчке кырыена май сөрт.

Помидорлы банкага, ачканнан соң күксемәсен өчен бераз вак тоз һәм көнбагыш мае салырга кирәк.

Кайвакыт әчегән камырны тиз генә пешерергә мөмкинлек булмый. Кабат кабармасын өчен аны юеш ак кәгазь белән каплап куялар.

Ут өстеннән ике-өч тапкыр алып суытылган һәм кайнатылган варенье озак саклана һәм тәмлерәк була.

Кузгалак, кычыткан ашы пешергәндә, аларның яшел төсе үзгәрмәсен дисәң, савыт өстен ачып куй.

Иртән җыелган җиләктән кайнаткан варенье изелми.

Сөтле бәрәңге пешерү өчен бәрәңгесен башта тозлы суда пешерәләр, аннан соң гына кайнаган сөт өстиләр.

“Балалар календаре”

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума