Материалы

Ташабака-нинзядан – дөньякүләм алтынга

последние и лучшие новости искусства в мире

45-12Бу көннәрдә Болгария иленең Бургас шәһәрендә спортның ушу төре буенча VI бөтендөнья беренчелеге узды. Ярышта 51 илдән иң яхшы спортчылар катнаштылар. Россиянең җыелма командасы составында Төмән шәһәреннән 11 яшьлек Дәүләт Марат улы Сәйбаталов та булып, илебезгә ике медаль яулап кайтты. Россия мәдәнияте гимназиясенең 5 сыйныф укучысы ушу белән бик иртә шөгыльләнә башлаган. Соңгы елларда регионара, бөтенроссия бәйгеләрендә гел югары нәтиҗәләр күрсәткән егетебезнең сәләтен, тырышлыгын, җаваплылыгын күреп, җәй көне аны Мәскәүгә милли команда җыелмасына чакыралар.

Биредә Дәүләт өчен генә түгел, барлык спортчыларга авыр сынаулар башлана. Чөнки Бургас шәһәрендә үтәчәк беренчелеккә барырга бер генә юллама бирелә. Шуңа кечкенә ялгыш хата җибәрү дә аның файдасына булмаячагын Дәүләт яхшы аңлый. Ушу спортчының җитез, сыгылмалы, түзем һәм көчле булуын таләп итүен ул кечкенәдән үк белә. Улы турында Резидә ханым: “Дәүләт тумыштан ук җитди холыклы булды. Ушуга ул апасына ияреп йөри башлады. Кечерәк чагында әтисенең баш киеменә “күзләр” кисә дә, шуны киеп, шунда ук Ташбака ниндзяга «әйләнә» иде, ә кылыч вазифасын тузан суырткычның торбалары үтәде. Бервакыт 6 яшьлек Дәүләт беренче ярышы алдыннан йокыдан уянгач, тирән уйга калып: “Ничек инде мин шундый кечкенә килеш пьедесталның иң югары баскычына менәрмен икән?” – дип сорады. Менә шундый төп уйлы бала ул безнең Дәүләт”, - дип сөйләде. Җитди холыклы егетебез үзе өчен “йодрык тотучы” тренеры, әти-әнисе, сыйныфташларының ышанычларын аклар, үзенең балачак теләген дөньяга ашырыр өчен бөтен көчен, вакытын җәлләми, көне-төне һәр хәрәкәтен кабатлый-кабатлый яхшы итеп өйрәнә. Бер ярым айлык әзерлек үткәч, Дәүләт беренче мәртәбә үзенең хөрмәтенә Россия гимны башкарылганын ишетер өчен Бургас шәһәренә юл ала. Биредә ул гуньшу, ягъни таяк белән күнегүләр ясау категориясе буенча 17 спортчы арасында 1 урын яулый, ә чанцюань (озын йодрык) классик комплексы буенча 50 кеше арасында 3 урынга чыга. Ярышлар турындагы кичерешләре белән бүлешеп Дәүләт: “Ушу батырларының беренче булып һөҗүм итмәүләре, ә бары үзләрен яклап сугышулары миңа ошый. Болгариядә чыгыш ясарга чыгучыларның үзләрен бик тыйнак тотулары мине сокландырды, әйтерсең, алар бөтенләй чемпион түгелләр. Мин халыкара ярышта беренче мәртәбә булганга, күбрәк Иран, Малайзия илләреннән килгән балалар чыгышларын күзәттем”, - дип әйтә. Ә Дәүләтнең тренеры Юрий Таныгин әйтүенчә, яшь буенча икенче “Кадетлар” төркемендә аңа югары дәрәҗәдәге әзерлеген яңадан күрсәтергә, дәлилләргә туры киләчәк. Дәүләт укуда да үзен сынатмый. Аның иң яраткан фәне – математика дәресе. Спорт кына түгел, исап-хисапны да белергә кирәк шул, чөнки зурайгач, яшь чемпионыбыз архитектор булырга уйлый. Ә иң зур хыялы аның - дөньякүләм чемпион булу һәм кичләрен үзенең спорт клубында балаларны ушуга өйрәтү. Дәүләтнең теләкләре фәрештәләр: ”Әмин” дигәндә әйтелгән булып, киләчәге бүгенгедәй гел уңышлы, бәхетле, имин булсын!

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума