Материалы

Татар батыры – Газинур Гафиятуллин

последние и лучшие новости искусства в мире

7-6Советлар Союзы Герое - Газинур Гафият улы Гафиятуллин 1913 нче елның январенда Татарстан Республикасының Лениногорск районы, Сугышлы авылында крестьян гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, Гафиятуллин хатыны һәм балалары белән хушлашып, беренче мобилизацияләнгән төркем белән Бөгелмә хәрби комиссариатына бара. Сугыш башында ул санитар була, яу кырыннан яраланган солдатларны чыгара. Аннан укчы була.

Газинур Гафиятуллин гитлерчыларга каршы соңгы пулясы беткәнчегә кадәр атучы һәм беренче булып һөҗүмгә күтәрелүчеләрдән була. Командирлар оста солдатны күреп алалар һәм полк мәктәбенә җибәрәләр. Аннан соң Гафиятуллинга сержант исеме бирелә, бүлекчә командиры ярдәмчесе итеп билгеләнә.

1944 елның 14 январенда 20 нче полк Овсище авылын алырга дигән приказ ала. Гафиятуллин отделениясендәге солдатлар беренче булып дошман траншеяларына үтеп керәләр, бик күп фашистларны юкка чыгаралар. Ләкин дзот җимерекләре арасында бер пулемет атуын туктатмый. Совет солдатлары җиргә ята. Карашы аша гына сугышчан иптәшләре белән саубуллашып, Гафиятуллин дзотка таба шуышып бара. Ул алга, пулеметка таба омтыла һәм амбразураны үз тәне белән каплый. Бер мизгелдә, күз алларында булган батырлыкны күреп, Гафиятуллинның полкташлары, берни дә туктата алмый торган, ярсулы һөҗүмгә күтәреләләр. Авылны алалар... Героның тишкәләнгән тәнен күтәргәч, анда 20 яра табыла. Татар батырын дуслары борынгы рус җире Псков өлкәсе Мякотино авылында җирлиләр.

Интернеттан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума