#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татар мәдәният үзәгендә чыршы бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

1-11Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә балалар өчен “Бервакыт әкияти урманда” дип исемләнгән чыршы бәйрәме үтте. Бәйрәмгә балалар әти-әниләре, әби-бабайлары белән килгәннәр. Килгән кунакларга әкият геройлары – Тиен, Куян, хәйләкәр Төлке, Аю, Бүре тамаша күрсәтеп, балалар белән кызыклы, шаян уеннар, бәйгеләр үткәрделәр, табышмаклар әйтеп күңелләрен ачтылар.

Бераздан бергәләп һәр Яңа ел бәйрәмендә көткән кунакларны – Кыш бабай белән Кар кызын чакырдылар. Алар чыршы утларын “кабызгач”, Яңа ел белән котлап, аларга иминлек һәм уңышлар юлдаш булуын теләделәр. Аннары күңелле тамаша башланып китте, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кыш бабай һәркайсына капчыгыннан бүләкләрен өләште.

Чыршы бәйрәменә җыелган балалар күңелле ял иттеләр. Балалар, әти-әниләр дә мәдәният үзәге хезмәткәрләренә ачык йөз белән кабул иткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Ахырда сабыйлар әкият геройлары белән матур итеп бизәлгән чыршы янында фоторәсемгә төшеп, бүләкләренә куана-куана, күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836