Ноябрь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Өлкәдә узган “Татар җыры” фестивале артистлары Яркәү районы. Тархан авылына концерт программасы белән килгәндә, әбиләре Нәбирә Якуп кызына тамаша карарга Руслана, Рузалинә, Вероника, Эмилия һәм Сабина Садыйковалар да ияргәннәр. Беренче рәттә утырып алар татар җырларын тыңладылар, халык белән бергә дәррәү килеп кул чаптылар. Руслана 6 нчы, Рузалинә 4 нче, Вероника 1 нче сыйныфларда укыйлар. Дәресләрдән соң авыл клубына Рәйхан Вагапова җитәкләгән “Чулпан” түгәрәгенә биергә йөриләр.
Ә Эмилия белән Сабинаны балалар бакчасында тәрбияче Алчәчәк Уразаева укырга-язарга өйрәтә. Бәйрәмнәрдә алар апалары белән бергә концертларда катнашып җырлыйлар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйлиләр.
Концерт барышында Татарстан кунаклары татар җырларын күңел биреп тыңлаган балаларга, аларның әти-әниләренә рәхмәт белдереп: “Беренче рәткә килеп утырып концерт караган балалар булгач, милләтебезнең киләчәге өметле әле”, - диделәр.
Рәүфә КАНГАЗИНА