Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тәрбияле, тыйнак, тырыш укучылар

последние и лучшие новости искусства в мире

19-7Төмән шәһәренең Кырынкүл авылы мәктәбендә 5”в” сыйныфта Себер язучысы Якуб Зәнкиев иҗатына багышланган татар әдәбияты дәресе үтте. Укытучы Халидә Кирамова укучыларны якташыбызның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар “Кайчыколак” дигән хикәяләр җыентыгына кергән “Кылый күз” әсәрен укыдылар, сорауларга җаваплар кайтардылар, әсәр буенча фикерләрен белдерделәр.

Рәсемдә: сулдан уңга – Амелия Таирова, Валерия Заякина, Милена Шакирова, Азалия Тузмөхәммәтова, Диләрә Галеева, Рөстәм Низаметдинов.

Милена, Амелия һәм Валерия 52 нче мәктәптә беренче ел гына укыйлар. Балалар барысы да актив, татар теле һәм әдәбиятын яратып өйрәнәләр. Алар язалар: рус кызы Валерия Заякина: “Мин төрле телләр өйрәнергә яратам, татар теле дәресләрендә миңа бик кызык, бигрәк тә укытучы апа ошый”. Амелия Таирова: “Барлык туганнарым татар телен беләләр, мин туган телемне нык яратам”. Милена Шакирова: “Татар теле миңа бик якын, ул минем туган телем”. Укытучылары сөйләве буенча, бу укучылар тәрбияле, тыйнак, тырыш. Балалар барысы да дәресләрдә бик актив эшлиләр, гел “4” һәм “5” билгеләренә генә укыйлар. Фоторәсемдә юк: Усман Камаев, Мәликә Әхмәдиева, Саян Кинатов, Әхдия һәм Нәбиджон Санговлар, Руслан Тохтобоев, Надежда Тимербаева, Данис Корманов, Денис Сабарметов, Азалия Кәлимуллина, Вилдан Рахмангулов. Милена, Диләрә, Мәликә февральдә үткән Муса Җәлилгә багышланган шигърият бәйгесендә призлы урыннар яулаганнар, дипломнарга лаек булганнар. Милена, Амелия, Диләрә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйгедә катнаштылар, шулай ук үзләрен сынатмадылар. Шушы балалар яңа якты, җылы, зур заманча мәктәптә укыйлар,төпле, яхшы белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган. Бәхетле балачак кичерү өчен дөньялар тыныч торсын, сугыш-афәтләр һичкайчан булмасын.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836