Ноябрь 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Дөнья йөзендә күп гаиләләр яши, шулар арасында минеке дә бар. Ул биш кешедән тора: әтием, әнием, абыем, апам һәм мин. Регина апам Мәскәүдә университетта укый, абыем гадәттән тыш хәлләр министрлыгында (МЧС) эшли. Әтием шәһәрдә автобус йөртүче, әнием – хуҗабикә. Мин үзем 4 нче сыйныф укучысы.
Безнең гаиләбез бик тату. Әтием белән әнием бервакытта да безгә авыр сүз әйтмиләр, гел ярдәм итеп торалар. Без дә аларга өй эшләрендә булышабыз. Барыбыз бергә җыелып, көнебезне әйбәт үткәрәбез. Мин гаиләмне нык яратам.
Алисә ШӘРИПОВА
* * *
Минем иң яхшы дустым – Паша, аңа сигез яшь. Без аның белән күршеләр. Паша белән велосипедта йөрибез, футбол уйнарга яратабыз. Ял көннәрендә урамда йөрибез. Мин бик бәхетле.
Руфат АЛЕЕВ, 3 «б» класс укучысы
* * *
Минем әниемнең исеме – Нурия. Әни безнең гел шат күңелле, һәрвакыт елмаючан. Әнием минем сабыр, тыйнак кеше. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышам, аны борчымаска тырышам. Без авырыганда дәвалый, иркәли. Тәмле ашлары белән гаиләбезне һәрвакыт сыйлый. Ял көннәрендә без саф һавада йөрергә яратабыз. Мин әниемне нык яратам, чөнки минем өчен аннан да кадерлерәк кеше юк дөньяда. Киләчәктә әниемә ныклы тазалык, озын гомер, бетмәс шатлык телим.
Юлия БОГДАНОВА, 2 «а» класс укучысы
* * *
Минем җәйге каникулларым бик яхшы үтте. Июнь аенда мин мәктәп лагерена йөрдем. Без теплоходта йөздек, зоопаркка бардык, безгә аниматорлар килделәр, бик күңелле булды. Июль аенда мин Заводоуковск шәһәренә спорт лагерена бардым. Без анда көн саен спорт белән шөгыльләндек. Лагерьдан кайткач, минем туган көнем булды. Августта без Төркиягә ял итәргә бардык. Без анда диңгездә, бассейннарда коендык, таулардан шудык, балалар клубына йөрдек. Бу җәй иң яхшысы булды.
Илназ КОРМАНОВ, 4 «а» класс укучыс