Материалы

Төмән районының Муллаш урта мәктәбе укучылары язалар

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Ватан сугышында минем әбиемнең әтисе Муса Назметдинов катнашкан. Ул сугышның беренче көннәреннән алып, Җиңү көненә кадәр илебезнең азатлыгы өчен көрәшкән. Батырлык өчен “Кызыл Йолдыз” ордены һәм күптөрле медальләр белән бүләкләнә.

Һәр ел саен 9 Май көнендә бабаемның фотосурәтен тотып митинга чыгабыз. Без бөтен гаиләбез белән аның батырлыгы белән горурланабыз!

Дана ГИНАТУЛИНА, 5 сыйныф укучысы.

* * *

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз... Бу хәбәр безнең дә гаиләбезне урап узмаган. Минем әтиемнең әтисенең исеме - Аймаш, Вагай районында туган. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Җиңү өчен бар көчен, батырлыгын биргән, ләкин сугыш кырларыннан әйләнеп кайту насыйп итмәгән, һәлак булган. Безнең карт әбиебез әтисез үскән.

Җәлилә АБУСКАЕВА, 5 сыйныф укучысы.

* * *

Минем картатам - Мәхмүт Бабшанов Муллаш авылында туган. Ул балачактан балыкчы булган, оста гармунда уйнаган. Сугышка кадәр балыкчы артелендә бригадир булган. Сугыш башлангач, хезмәт армиясенә алынган, шул вакытта да үзенең гармуныннан аерылмаган. Фронтта да ул балык тотып, сугышчыларны балык белән туендырган. Сугыш кырыннан кайта алмаган, 1943 елның 5 мартында һәлак булып, Кривой Рог шәһәре янындагы “Туганнар каберлеге”ндә күмелгән. Мин бабаемның батырлыгы алдында баш иям!

Алисә БАБШАНОВА, 5 сыйныф укучысы.

* * *

Минем әбием – Закирә Юсупова 1931 елның 31 январенда дөньяга килә. Ул күп балалы гаиләдә туып-үсә. Бөек Ватан сугышы 10 яшьлек әбиемнең әтисен мәңгегә алып китә. Әбием абыйлары һәм сеңелләре белән урманга кыр суганы җыярга йөргәннәр, колхоз кырларында туңган бәрәңге җыеп, “ләпүшкә” пешереп ашаганнар. 11 яшеннән өлкәннәр белән бер рәттә колхозда эшли башлаган, печән чапкан, фермада булышкан. 16 яшь тулгач, агач әзерләү эшләренә җибәрелгән. Хәзерге вакытта әбием лаеклы ялда. Аңа 89 яшь, Нургали бабаем белән бергә 7 бала үстерделәр, 19 онык һәм 42 оныкчыклары бар, шуларның арасында - мин!

Икенче батырыбыз - минем бабаем Габделхәмит Ибәтуллин  1926 елның 1 апрелендә Түбән Тәүде районының Байкал авылында туа. 1941 елны илебезнең бөтен халкы Ватаныбызны яклауга күтәрелә. 1942 елның декабрендә бабам армиягә алына, ул чакта аңа нибары 16 яшь кенә тула. Ул кавалерия гаскәрләрендә пулеметчы була. Чехословакия, Румыния, Венгрияне азат итә, хәтта Берлинга кадәр барып җитә.

Туган ягына ул бары 1950 елның январенда гына кайта. Өйдә аны әнисе - Бибинур, әтисе һәм абыйлары көтә. Хәзерге вакытта ул безнең хәтердә яши.

Батырларыбызны яратабыз һәм хөрмәт итәбез!

Кәрим КӘРИМОВ, 5 сыйныф укучысы.

* * *

1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, безнең бабалар, әтиләр һәм абыйлар сугышка китәләр. Муллаш авылыннан 114 кеше киткән, шуларның 59ы әйләнеп кайта алмаган.

Минем бабаем - Якуб Назметдинов 1913 елда туа. Ул 1938 елда финнар сугышында катнашып, яраланып кайта.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елны сугышка китә. Анда ул яраланып, тоткынлыкка эләгә һәм аңа бик күп авырлыклар үтәргә туры килә. Сугыш беткәч тә ике елдан соң гына туган авылына кайта.

Без ел саен 9 нчы Майда бабайларыбызның батырлыгын искә алабыз. Мин дә шунда бабаемның исемен ишетеп, горурланам һәм аңа безнең бәхетле, тыныч тормыш өчен зур рәхмәт әйтәм!

Рамил НАЗМЕТДИНОВ, 7 сыйныф укучысы.

* * *

Мин Бөек Ватан сугышында бабаемның катнашканын белмим, әмма дәһшәтле, канкойгыч елларда катнашкан башка өлкән һәм яшь кешеләр турында ишетеп беләм.

Ватаныбызны саклап, гомерләрен биргән кешеләргә рәхмәт белдерәсем килә, алар каһарманнарча көрәшкәннәр. Фашистларны җиңгән өчен, безгә тыныч күк йөзе бүләк иткәннәренә зур рәхмәт! Батырлыклары алдында баш иям!

Радмир МӘЗИТОВ, 5 сыйныф укучысы.

* * *

Хөрмәтле ветераннар, кадерле авыл халкы!

9 Май - Бөек Җиңү көне Совет халкының фашистлар Германиясен җиңүе турында дөньяга җиткергән артиллерия залпларының тавышы белән тарихка кереп калды. Бөек Җиңү көннәрендә фронтта сугышкан һәм тылда героик хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан кешеләрне искә алабыз. Бу безнең уртак Хәтер көне! Бу бәйрәм көнендә иң җылы котлауларыбызны һәм рәхмәт сүзләрен без иң беренче ветеран-фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә, блокаданы кичергәннәр, фашист лагерьларында тоткынлыкта булганнарга юллыйбыз. Сез барыгыз да - җиңүчеләр буыны! Безнең өчен алар батырлык үрнәге! Кадерле ветераннарыбызга һәм барысына да саулык-сәламәтлек, бәхет, якыннары һәм туганнарының игътибарын һәм мәхәббәтен тоеп яшәргә язсын.

Эльвира ЗӨЛБОХАРОВА, 7 сыйныф укучысы.

* * *

23-131941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихы - илебез данын һәм бәйсезлеген яклаган күп миллионлаган Ватаныбызның язмышы ул. Бу миллионлаган халык арасына минем иң якын кешеләрем - әби-бабайларым да керә. Мин сөйләүләре буенча гына бабайларымны беләм, ә әбиләремне күреп беләм.

Бүгенге көндә Сәйрә әбием Аманад авылында яши, аңа 88 яшь. Хәлимә әбием миңа 6 яшь булганда вафат булды.

Бөек Ватан сугышын Нуриәхмәт бабаем 13 яшендә каршы ала. Мәкъсут бабаемны һәм әбиләремне «сугыш чоры балалары» дип атыйлар. Сугыш авырлыклары җилкәләренә төшсә дә, өлкәннәр белән бергә «Барысы да - фронт өчен! Барысы да - Җиңү өчен!» лозунгына таянып басуларда эшләгәннәр, печән чапканнар, урман кискәннәр, утын әзерләгәннәр. 23-14Аларның балачаклары булмаган. Әби-бабайларыбыз – чын геройлар!

Сугыштан соң минем әби-бабайларым гаилә корып, лаеклы балалар тәрбияләделәр. Нуриәхмәт бабаем һәм Хәлимә әбием 11 бала, ә Мәкъсут бабаем һәм Сәйрә әбием 7 бала үстерәләр. Әбиләрем «Хезмәт фронтында катнашучылар», «Герой Ана» исемнәренә ия булганнар. Намуслы хезмәтләре өчен бик күп Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр. 23-12Ил батырлары турындагы хикәяләрне тыңласам, мин аларга сокланам! Мин чын геройларның нәселе булуым белән горурланам!

Кадерле әбием! Сине чын күңелдән Җиңү көне белән котлыйм! Сиңа саулык-сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм озын гомер телим. Бүгенге тормышыбыз, аяз күгебез һәм һәр ел каршы алган Җиңү көне өчен чын йөрәктән олы рәхмәтлемен сиңа!

Гөлназ ЮСУПОВА, 10 сыйныф укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума