Ноябрь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Узган атнада Шыкча балалар бакчасында елның көзге чорына багышланган «Төрле төстәге көз» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Зал музыкаль хезмәткәр Альбина Белова һәм спорт буенча инструктор Алсу Мамкина ярдәме белән бизәлде. Балаларны әлеге чарага тәрбиячеләр: Юлия Хәмидуллина («Әкият» төркеме), Земфира Байнашева («Гномнар» төркеме), Гүзәлия Речапова («Бал кортлары» төркеме) һәм Альбина Хәлитуллина әзерләделәр.
Төрле төстәге яфраклар, яшелчә декорацияләре белән бизәлгән зал көзнең матурлыгы турында искә төшерделәр, хәтта һавада да көз атмосферасы хөкем сөрде.
Балалар уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Аларга кунакка матур Көз үзе килде, матур чыгышлары өчен ул аларга көзге бүләкләр - өлгергән алмалар бирде. Балалар бик канәгать калдылар, күтәренке кәеф белән таралыштылар.
Алсу МАМКИНА, Төмән районы, Шыкча авылы.
(Ләйлә МАДЬЯРОВА тәрҗемәсе)