Материалы

Тубылда балалар өчен Сабантуй

последние и лучшие новости искусства в мире

27-815 нче этномәдәни компонентлы мәктәп каршында милли бәйрәмебез - Сабантуй ел саен үткәрелә. Быел “Кояшкай” балаларны сәламәтләндерү лагерының башлыгы Нүрилә Шамратова бәйрәм чарасына шәһәрнең башка мәктәпләр каршында эшләүче лагерьларларда ял итүчеләрне дә чакырган. Бәйрәм башында балаларны шәһәр мәчетенең имамы Фәннүр хәзрәт Казыймов милли бәйрәмебез Сабантуй белән котлады. Аларга дус, тату яшәргә, күңелле һәм файдалы ял итүләрен теләде. 300гә якын төрле милләт балалары милли бәйрәмебез турында кызыклы мәгълүмат алдылар. Бәйрәм сәхнәсеннән рус, татар телендә җырлар яңгырады.

Балаларның бәхетенә көн кояшлы, матур иде. Концерт тәмамланганнан соң, балалар өчен төрле милли уеннар үткәрделәр. Сабантуйны алып баручылар, әкият геройлары балалар белән уйнап, күңелле викториналар оештырдылар. Бәйрәм кунаклары аттракционнарда, спорт ярышларында, уеннарда катнаштылар. Һәр катнашучы бала призлар белән бүләкләнде. Мәктәп каршындагы мәйданда балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Якын-тирәдә яшәүче милләттәшләребез дә балалары белән бәйрәмгә килгәннәр иде. Фәридә Лукманова: ”Пушкин урамындагы мәчеткә килүчеләр дә, бу якларда яшәүче милләттәшләребез дә мәктәп каршында балалар Сабан туе башланганын, татар көйләрен ишетеп бәйрәмгә киләләр. Мин оныкларым белән монда ел саен килергә тырышам. Җыр-моң еракларга агыла. Милли бәйрәмебез Сабан туен көтеп алабыз. Сабантуйда үткәрелгән ярышларны кызыксынып карыйбыз, катнашабыз. Гаиләбез исеменнән оештыручыларга рәхмәтләребезне юллыйбыз”, - дип сөйләде. Күңелле, эчтәлекле узган балалар Сабан туеннан балалар, өлкәннәр зур канәгатьлек белән, оештыручыларга рәхмәтләр юллап таралыштылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума