Материалы

“Туган телемә Гүзәлия апа мәхәббәт уятты”

последние и лучшие новости искусства в мире

5-89 январь көнне узган өлкә олимпиадасында татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән 1 урыннарны яулаган Төмән районы, Шыкча урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ләйсән Әйдбаева бу көннәрдә Казан шәһәрендә үткән регионара олимпиадасында да үзен сынатмады. Без Ләйсәнне татар теленнән 1 урын яулавы белән чын күңелдән котлыйбыз.

Ләйсән тыйнак кына: “Тема җиңел булды. Үзебез яшәгән регионда яшәп иҗат иткән язучы яки шагыйрь турында инша язарга кирәк иде. Мин Булат Сөләйманов турында яздым”, - диде.

Ләйсән Төмән шәһәрендә туа, шуңа карамастан, аның теле саф татарча ачыла. Әмма балалар бакчасына йөреп киткәч, ул туган телне бөтенләй онытып, русча гына сөйләшә башлый. Ләйсәнгә 5 яшь булганда, Әйдбаевлар гаиләсе Шыкча авылына күчеп киләләр. Бу турыда ул: “Шәһәрдә рус телендә сөйләшкән булсам, авылда әби белән әкренләп яңадан татарча сөйләшергә өйрәндем. Мәктәпкә кергәч, туган телгә мәхәббәтне татар теле дәресләрен укытучы Гүзәлия Хәлил кызы Муллачанова уятты. Хәзер дә мин аның дәресләрен көтеп алам, чөнки апа һәр дәресне кызыклы итеп үткәрә. 7 сыйныфтан мин олимпиадаларда катнаша башладым, әмма муниципиаль этаптан алга үтә алмадым. Сәбәбен тел байлыгым булмаудан дип беләм. Җиңү теләгем көчле булды, мин Гүзәлия апа җитәкчелегендә көне-төне әзерләндем. Һәм тырышлыгым юкка булмады - үткән ел район күләмендәге олимпиадада 1 урын яулап, регионарага чыктым һәм анда 2 урынны алдым”, - дип сөйләде. Ләйсәннең әйтүенчә, быел олимпиадага әзерләнү авыр булмаган, чөнки ул үткән ел күп тырышлык куйган. “Олимпиадаларда катнашу миңа туган телемне төптән өйрәнергә этәргеч бирде, шуңа мин укытучыма, әлеге бәйгене оештыручыларга рәхмәтлемен. Элек татар текстларын укып, аның дүрттән бер өлешен генә аңлаган булсам, хәзер дүрттән бер өлешен генә аңлап җиткермим. Мин нәфис әдәбият укырга бик яратам. Ә мәктәпне тәмамлагач, Төмән дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керергә уйлыйм”, - дип әйтә тырыш кыз.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума