#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туган телем – газиз телем

последние и лучшие новости искусства в мире

10-6Төмәннең “Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгендә Халыкара туган тел көнен бик зурлап үткәрделәр. Бәйрәмчә бизәлгән залда мул итеп әзерләнгән табын артында ата-аналары белән төрле милләт балалары җыелганнар.Чараны үзәк хезмәткәрләре: Ирина Максимова белән Жанара Жантасова алып бардылар. “Этнос” директоры Александр Градусов халыкны чын күңелдән бәйрәм белән котлады. Матди ярдәм күрсәтүләре өчен Төмән шәһәр Думасы депутаты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшинга, Яшьләр координацион Советына рәхмәтен белдерде.

Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Владислав Чернов, Ришат Зиганшин, яшьләр координацион Советы вәкилләре Ирина Малых, Владислав Татаринцев һәм башкалар тәбрик сүзләре белән чыгыш ясадылар.

Уртага чыгып үзәккә йөрүче рус, чуваш, немец, татар, таҗик, әрмән, белорус, украин, казах балалары туган телләрендә дуслык, Ватан, ана теле турында шигырьләр сөйләделәр. “Минута славы” конкурсы финалистлары Армен һәм Арсен Авиан, “Таң йолдызы”   конкурсында беренче урынны алган Альбина Асадуллина, чуваш малае Дмитрий Бендов көчле, моңлы тавышлары белән ана теленә, туган як табигатенә багышланган берничә җыр бүләк иттеләр. Радиоспорт буенча дөнья чемпионы, “Этнос” хезмәткәре Зыятдин Низамов акыллы, сәләтле, тырыш 6 бала тәрбияләүче Арсен һәм Арменның әниләре Лала Севоянга “Дан” орденының тулы кавалеры Хәбибулла Якинның; Төмән өлкәсендә милләтләр арасында дуслыкны ныгытуда зур өлеш кертүләре өчен Владислав Черновка, Ришад Зиганшинга Советлар Союзы Герое Николай Федоровның дипломнарын тапшырды.

Үзәк җитәкчесе урынбасары Рәчига Фәйзуллина 2014 елда нинди конкурслар, бәйгеләр үткәреләчәге, программа турында сөйләде. Ул балаларга туган тел турында төрле сораулар биреп уеннар уйнатты, аларга ата-аналар да кушылдылар. Сабыйлар сынатмадылар, яхшы, кызыклы җаваплар кайтардылар.

Бәйрәм азагында директор Александр Григорьевич укытучыларга, укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Балаларның шат йөзләренә карап күңелләр күтәрелде, шарларның исәбе булмады. Чара сабыйлар башкаруында “Россия” җыры белән тәмамланды.

Төмән өлкәсендә күп милләтле халык яши, туган телне үстерүгә, мәдәниятебезне торгызуга җитәкчеләрнең зур игътибар бирүләре куандыра. Кунаклар, ата-аналар шушындый күркәм бәйрәм үткәрүләре өчен үзәк хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836