Июль 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Рәсемдәге бу кызчыкны Төмән шәһәренең Кырынкүл авылы мәктәбе каршында узган балалар Сабан туенда фотога төшереп алдым. Миңа бу сабыйның үтә кызыксынучанлыгы ошады. Аны читтән күзәтеп утыру, балачакта кичергән хис-тойгыларны яңартты... Кызчык сәхнәдә матур милли киемнәрдә биегән, җырлаган балаларны күрүгә, әбисе яныннан торып, алгы рәттәге урыннарга барып утырып, аларның һәр хәрәкәтен зур игътибар белән күзәтергә керешә. Сәхнәгә өлкәннәр чыкса, әбисе янына килеп, кыска чәченә тыгылган үрелгән чәче белән уйнарга керешә.
Янәшәсендәгеләр аның чәченә игътибар итсәләр, шатлыгы эченә сыймый. Моның серен миңа әбисе Сабирә апа ачты. Баксаң исә, бу ясалма чәч кисәге Сафинаның Сабантуйда откан бүләге икән. Әбисе белән 52 нче мәктәбенең туган тел укытучысы Халидә Кирамова җитәкләгән “Туган телем” тукталышында хәрефләрдән татар сүзләре төзегәннәр. Әлбәттә, андый бүләк кадерле була ул!
Сафина Тузмөхәммәтовага 4 яшь, ул балалар бакчасына бик теләп йөри. Сабантуйга абыйсы Артурның гитарада уйнап җырлавын тыңларга килгән. Өстәвенә бүләк тә откан.
Рәүфә КАНГАЗИНА