Материалы

Турай кызы Алинә

последние и лучшие новости искусства в мире

9-20Таныш булыгыз сабыйлар: рәсемдә Төмән районы “Таң йолдызы” балалар иҗаты фестиваленең смотр-конкурсы катнашучысы Турай кызы Алинә Шәрипова. Ул бәйгедә нәфис сүз номинациясе буенча IIнче, вокалдан III урыннарны яулады. Сөйкемле, чая, шаян кыз белән очрашып, үзе турында сораштык.

- Миңа 10 яшь, Ямбай мәктәбенең 4”а” сыйныфында яхшы билгеләргә укыйм. Әтиемнең исеме - Наил, әниемнең – Регина. Минем 7 яшьлек энем Данил, 10 айлык сеңлем Самирә бар. Мәктәптә татар теле дәресләренә бик теләп керәм, туган телебезне ифрат яратам.

Минем Том исемле песием, әбиемнең Бусинка исемле мәчесе, Джек исемле эте бар. Мин йорт хайваннарын нык сөям. Әнигә энемне, сеңлемне карарга булышам. Буш вакытымда җырларга, рәсем ясарга, төрле сәнгать әйберләре эшләргә яратам. Кышын тимераякта, җәен велосипедта йөрим. Китап уку – иң мавыктыргыч шөгылем, соңгы укый торган китабым – рус язучысы Л.Н.Толстойның хрестоматиясе. Минем иң якын дус кызым бар, ул туганым – Лиана. Бөтен серләремне аның белән бүлешәм. Район, авыл күләмендә узган бәйгеләрдә катнашам. Мәсәлән, моннан 2 ел элек узган “Ямбай гүзәле”бәйгесендә үземне сынадым. Иң мөһиме - дөньялар тыныч торсын, сугышлар булмасын, - дип сөйләде Алинә.

Киләчәктә кызның акыллы, тәүфыйклы бала булып үсеп җитәчәгенә ышанабыз.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума