Материалы

Түбән Тәүде батыры

последние и лучшие новости искусства в мире

1-5Түбән Тәүде спорт мәктәбенең дзюдо бүлеге тәрбияләнүчесе Руслан Галямов балалар бакчасына йөргәнендә үк дзюдо белән шөгыльләнә башлый. Ул самбо, футбол, волейбол буенча да ярышларда үзен сынатмый. Руслан 8 нче сыйныфта яхшы билгеләргә генә укый, тырыш, акыллы, әдәпле егет. Балалар бакчасына йөрүче сеңлесе Зөлфияне караша, йорт эшләрендә әнисе Юлия Гилбар кызына, колледжда укучы абыйсы Ринатка булыша. Алар кош-корт асрыйлар, күп итеп бәрәңге, яшелчә утырталар.

Бу көннәрдә Руслан “Спорт элитасы”район конкурсының “Олимпия өметенең иң яхшы спортчысы” номинациясе буенча җиңүче булды. Түбән Тәүде хакимият башлыгы Валерий Борисов Мактау грамотасы белән котлады.

Егет спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен бик күп грамоталар-дипломнар, медальләр, кубокларга лаек.

Мәсәлән, 2021 елда иң зур казанышы – апрельдә Төмәннең “Центр-дзюдо” олимпия әзерлеге үзәгендә узган Төмән шәһәре башлыгы Кубогына спорт көрәше фестивалендә дзюдо буенча көмеш медаль яулый. Анда самбо, дзюдо, грек-рим көрәше буенча ярышалар. Свердловск өлкәсе, Сургут шәһәре, Төмән, Түбән Тәүде, Уват районнары вәкилләре катнаша.

2021 елның февралендә самбо буенча Төмәннең җиңел атлетика манежында үткән егетләр һәм кызлар арасында Төмән өлкәсе беренчелегендә көч сынаша.

Мартта дзюдо буенча Ишимда узган ачык регионара турнирда катнаша. Түбән Тәүдедә Халык бердәмлеге көненә багышланган дзюдо буенча 2007-2008 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында турнирда 73 килограммгача III урынга лаек булды.

Без шушы якташыбыз белән горурланабыз, киләчәктә уңышлар телибез.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума