Июнь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бу көннәрдә Надия Мөхәмәдҗанованың эше бик тыгыз. Чөнки ул укудан тыш, күп төрле бәйге-фестивальләрдә, олимпиадаларда да үзенең белемен, сәләтен, көчен сынап карарга вакыт таба. Мәсәлән, апрель аенда Төмән шәһәренең “Бурков йорты”нда узган “Тынычлык! Кеше! Хыял!” өлкә бәйгесендә декоратив-кулланма иҗаты номинациясендә катнашып, 2 нче урын яулады. Күптән түгел генә Надия үзенең җитәкчесе Лена Юскаева белән Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәният йорты уздырган “Фантазия” өлкә иҗади бәйгесендә кул эшләрен тәкъдим итеп, 1 урынга лаек булдылар.
Һәм шулай ук Надия “Дуслык каруселе” шәһәр бәйгесендә “Бәхетле гаилә” композициясе белән 1 нче урын алды. Бу уңышлары өчен ул үзенең җитәкчесенә рәхмәтле. Лена Мидхәт кызы Талымхан мәдәният йортында ”Иҗатның салават күпере” декоратив-кулланма иҗаты түгәрәген алып бара.
Рәүфә КАНГАЗИНА.