#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Валентин Котикның батырлыгы

последние и лучшие новости искусства в мире

18-4Валя Котик 1930 елны Украина Республикасында крестьян гаиләсендә туа. Ул Шепетовка шәһәре мәктәбендә яхшы укый. Кызыксынучан, шаян малай була, мәктәпнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша. Бөек Ватан сугышы малайга мәктәпне тәмамларга мөмкинлек бирми. 1941 елны Валя 5 сыйныфны гына тәмамлап өлгерә. Тиздән Шепетовканы немец гаскәрләре камап ала. Бу вакытта егет фашизмга каршы көрәш башлый. Дус малае белән кырда ташланган коралларны җыеп, аларны партизаннарга озаталар. Валя немецларга берничә карикатура ясый, аларны шәһәрнең нәкъ уртасында ябыштыра.

Сугышның икенче елында малайны партизан отрядына кабул итәләр. Ул авылларда, шәһәрдә информация җыю өчен разведчик вазифасын үти. Аның игътибарлылыгы аша немецлар белән ставканы бәйләгән телефон кабеле табыла. Кабель юк ителә, фашистлар берничә вакытка элемтәсез кала. Малай дошман эшелонына һөҗүм итүдә, күперләр, складлар шартлатуда катнаша, засадаларда утыра. Дошман патруленең кайчан алышынуын, ничек хәрәкәт итүен күзәтә, истә калдыра. Ул җибәргән хәбәрләр гел оператив, ышанычлы була.

1943 елның октябрендә Валя кинәт немецларга эләгә. Малай офицерны атып үтереп, ыгы-зыгы тудырып, партизаннарны кисәтеп өлгерә. Бу сигнал бик күп партизаннарның гомерен саклый. Валентин Котик II дәрәҗәдәге «Ватан сугышы партизаны» медале, I дәрәҗәдәге «Ватан сугышы», Ленин орденнары белән бүләкләнә.

1944 елның башында егет Подольск районы, Изяслав Каменец шәһәрен азат иткәндә батырларча һәлак була. Яшь партизан каты яралана, икенче көнне аңына килмичән үлә. Шепетовкада күмелгән.

1958 елны Валентин Котикка үлеменнән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Интернеттан.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836