Материалы

Валентинкаларны үз кулыбыз белән

последние и лучшие новости искусства в мире

6-7(Мастер-класс)

Гашыйклар бәйрәменә кәгазьдән кайчы белән йөрәкне ничек ясарга һәрберебез белә, әмма аны матур һәм оныта алмаслык итеп эшләргә бөтен кешенең хәленнән килми. Вак тәм-томнар белән кечкенә “презент” ясыйсыгыз киләме? Үзегезнең икенче яртыгызны драже конфетлы кызыклы Валентинка белән шаккаттырыгыз. Мондый бүләккә аеруча баллыны яратучылар бәя бирәчәкләр.

Эш өчен кирәк:

* төсле кәгазь;

* кайчы;

* җилем (клей) яисә степлер;

* драже

Сез төсле кәгазьгә төрле язулар язылган йөрәкләр шаблонын компьютерда бастырыгыз яисә кулдан языгыз. Материалны контур буенча кисегез. Аларны парлап ябыштырыгыз яисә кырыйларын степлер белән беркетегез, һичьюгы, җеп белән тегеп чыгыгыз. Конфетларны салу өчен ярык калдырыгыз. Йөрәкнең эченә күбрәк конфет тутырыгыз. Ярыкны ябыштырыгыз яисә степлер белән беркетегез. Валентинка йөрәкләрне кузгатырга әзер!

Интернеттан.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума