#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәйрия чыршы бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

1-622 нче декабрь көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә, традициягә кереп өлгергән, күп балалы һәм бәхетсезлеккә дучар булган гаиләләр, сәламәтлек яктан мөмкинлеге чикле булган, ятим калган балалар өчен Яңа ел кичәсе үткәрелде. Зал бәйрәмчә бик матур бизәлгән, ә уртага гаҗәеп зур, гүзәл чыршы утыртылган. Балалар да бик әзерләнеп килгәннәр, карнавал костюмнары киеп, чыршы, Яңа ел, Кыш бабай турында шигырьләр, җырлар өйрәнгәннәр иде. Чараны үзәк хезмәткәре Стелла Шакирова алып барды.

Кунакларны шәһәр Думасы депутаты Андрей Лазарев, “Альянс” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Михаил Мельцер, “Оптимист” яшь инвалидлар оешмасы президенты Рәшит Хәмзин, “Бәрәкәт” хәйрия фонды җитәкчесе Мөнирә Хөснетдинова бусагадан атлап килеп керүче Яңа ел белән җылы котлап, сәламәтлек, иминлек, яхшы кәефләр теләделәр. Аннары балалар “Хәрәкәт” яшьләр театры студиясе әзерләгән “Кышкы әкият” исемле бик кызыклы һәм мавыктыргыч күренешне тамаша кылдылар. Шунда ук алар әкият геройлары белән аралашып, алар оештырган уеннарда катнаштылар, шигырьләр сөйләп, җырлар башкардылар. Ә Кыш бабай бүләкләре балаларның кәефләрен тагын да күтәрде. “Бәрәкәт” хәйрия фонды җитәкчесе Мөнирә Хөснетдинова: “Балаларга бүләкләрне әзерләргә “АрктикПромИзыскания” оешмасы җитәкчесе Реваль Хөснетдинов, “Ягоды плюс” оешмасы җитәкчесе Эльмар Ибуков, “Медовый край” оешмасы җитәкчесе Рият 1-5Фәйзуллин, эшмәкәр Ренат Насыйров матди ярдәм күрсәттеләр. Алар ук Тубыл шәһәрендә узган хәйрия чыршы бәйрәмендә катнашучы балаларга да бүләкләр җибәрделәр. Өстәлләргә милли ризыклар һәм башка тәм-томнарны “Гурман” кафесы директоры Азат Булатов, “Хәят” рестораны тәкъдим итте. Шулай ук ел саен безгә бәйрәм уздырырга ярдәм иткән татар мәдәният үзәгенә олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - дип сөйләде.

Күңелле чарадан соң һәр оешма үзләре чакырган балаларга бүләкләр тапшырдылар һәм аларны ата-аналары белән бергә мул табыннарга чакырып, тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836