#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ямбай мәктәбендә шахмат турниры узды

последние и лучшие новости искусства в мире

44-10Ямбай урта мәктәбендә традициягә кергән Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Сөләйман Колчак улы Биктимиров истәлегенә багышланган Төмән районы мәктәпләре арасында 8 нче шахмат буенча турнир узды. Ул Төмән районы муниципаль хакимиятенең спорт һәм яшьләр политикасы идарәсе, “Лидер” оешмасы, “А.Карпов исемендәге шахмат буенча өлкә спорт мәктәбе” һәм Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән оештырылды.

Турнирның тантаналы өлешендә 21 мәктәптән килгән 143 укучы, аларның тренерлары, җанатарларны, кунакларны сәламләп авыл хакимияте башлыгы Дина Бурундукова, район татар милли-мәдәни автономиясе башлыгы Альберт Алтынгузин, шахмат буенча өлкә спорт мәктәбе директоры Е.Прокопчук, баш судья, халыкара мастер Александр Копылов чыгыш ясадылар. Алар балаларга уңышлар, җиңүләр теләделәр һәм киләчәктә дә бу спорт төре белән шөгыльләнергә киңәш биреп, шахмат уенының кеше организмы өчен нинди файда китергәнен барлап үттеләр. Турнирда Сөләйман Колчак улының бертуган энесе, күренекле җәмәгать эшлеклесе Хәмзә Биктимировның катнашуы, бәйгенең дәрәҗәсен күтәреп, мөһимлеген арттырды. Хәмзә Колчак улы яшь cпортчыларга кыскача абыйсы турында сөйләп үтте, үзенең дә балачактан шахмат уены белән кызыксынганы, хәзер рәхәтләнеп оныгы белән уйнаганын әйтте. Аннары укучылар яшьләре буенча 4 төркемгә бүленеп, махсус әзерләнгән урыннарга барып утырдылар. 3 сәгатьтән артык барган ярышта 1-4 сыйныфлар арасында малайлардан Марат Рәхимов (Ямбай мәктәбе), кызлардан – Мария Шаламова (Созоново мәктәбе) 1 нче урынны алдылар. 5-11сыйныфлар арасында егетләрдән Илфат Кәримов (Червишево мәктәбе), ә кызлардан – Гүзәл Кәримова (Червишево мәктәбе) 1 нче урынга чыктылар. Җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Махсус бүләк белән иң яшь спортчы Каскара урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Регина Мамкина белән Зырян мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Алексей Сецко бүләкләнделәр. Узган турнирга нәтиҗә ясап бәйгенең төп оештыручысы Альберт Мөхәммәтгали улы: “Турнирда катнашучылар саны елдан-ел күбәя баруы һәм быел башлангыч сыйныфлардан катнашучы балаларның күп булуы безне аеруча шатландырды. Форсаттан файдаланып, бәйгене уздыруда ярдәм иткән Ямбай урта мәктәбе җитәкчесе АльбинА Тимшанова, аның хезмәткәрләренә, өлкә шахмат Федерациясенә, уен өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин иткән А.Карпов исемендәге шахмат мәктәбенә, аннары ярышчыларга бүләкләр алырга матди ярдәм күрсәткән “Наш двор” оешмасы җитәкчесе Рөстәм Ариповка һәм укытучылар, укучылар, ата-аналарына олы рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә үзара ярдәмләшеп эшләрбез дип ышанам”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836