Январь 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Менә календарьның иң беренче ае – Январь җитте!
Иртәнге караңгы тынлыкта озын кышның бозлы сулышы сизелә. Урамга чыгу белән ап-ак кар күренә. Салкын җил биткә исә, ә җир ак юрган белән капланган күк. Туган ягыма кыш килде. Кыш безне каты салкыннары белән дә куркыткан була. Кышның саран саргылт кояшы карлы бураннар белән алмаша, ә бураннарга алмашка каты суыклар килә – мөгаен, кышның гүзәллеге шундадыр. Ә күпме шатлык алып килә ул бала-чагага: көннәр буе тату шуып шау-гөр киләләр, кемдер кар бабай ясый, кемдер кар бәрешеп уйный. Өлкәннәр дә кышны үзләренчә ярата. Һәркем Яңа ел төнендә нинди булса да могҗиза я тылсым көтә. Ә табигать ягымлы язын көтеп тыныч кына йоклый...
Интернеттан