Материалы

Яралар күчә килә

последние и лучшие новости искусства в мире

1941 елның 22 июнендә сугыш башлангач, икенче көнне үк ирләрне фронтка озата башлыйлар. Ул чакта япь-яшь булган әбием дә, яңарак кына туган баласын кочаклап, ирен озатып кала. Озак та үтми, баласын бәләкәй арбага салып, кырга уракка йөри башлый, кичләрен фронттагы иренә сагынычлы хатларын яза. Ләкин җавап хатлары килми.

Бервакытны бабамның сугышта һәлак булуы турында “кара кәгазь” килә. Хат ташучы аны китергәндә әбием кырда эштә була, кайгылы хатны әбиемнең энесе Рафаил абый алып кала. Нишләргә дә белми үзе, ахыр чиктә бу турыда әбиемә әйтмәскә, кәгазьне яшереп калырга була.

Ниһаять, авылга Җиңү турында сөенечле хәбәр килеп җитә. Ә Рафаил абый әле һаман теге «кара кәгазь» турында әбиемә әйтергә кыймаган була...

...Бервакытны төн уртасында кемдер тәрәзә кага. Әби куркынып уянып китә дә, сак кына ишеккә килә.

 - Кем анда? – дип сорый.

 - Мин бу, мин, әллә танымыйсыңмы?

Бу тавышны ишеткәч, әбием чак һушыннан язмый кала. Сугышка китеп югалган ире кайткан ич!

Ә Рафаил абый үз күзләренә үзе ышанмый – җизнәсе исән!

Ә теге кәгазь нәрсә?..

Соңыннан гына шул билгеле була – исем-фамилияләре туры килгән икенче берәү белән бутаганнар икән...

Ләкин шулай яңадан очрашу-кавышу бәхете озакка бармый. Кайтып берничә генә көн торгач та, бабам чирләп китә дә, үлә.

Әбием шул турыда сөйләгәндә елый торган иде, шул чакта мин дә аңа кушылып елый башлый идем. Ничә еллар буе бер-берсен сагынып көтеп, инде кавыштык дигәндә тагын  тиз, инде мәңгегә аерылу бик кызганычлы шул...

Нәсимә САДЫЙКОВА.
“Фатиха” татар-мөселман балалары өчен календарь.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума