#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яшүсмер фермер

последние и лучшие новости искусства в мире

40-11Быел сентябрьдә Төмәндә Россиядә Экология елына багышланган “Юннаты” исемле өлкә конкурсы уздырылды. Төмән районы, Хәбибулла Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Аделина Кәримова “Безнең шәхси ярдәмче хуҗалык” проектын яклауда актив катнашты. Ул табигый продуктлар белән бай күргәзмә төзегән.

Аделина “Кече Тимирязевка” номинациясендә 1нче урынны яулады. Шулай ук “Шәхси ярдәмче һәм умартачылык хуҗалыгы” номинациясе буенча дипломга лаек булды.

Ул октябрьдә Мәскәүдә үтәчәк “Юннаты” Бөтенроссия конкурсы турына узды. Аделина үзенең остазы - биология фәне укытучысы Вәсимә Миндиурал кызы Хәлилова белән икенче ел инде тикшеренү эше алып баралар.

Финанс кризисы шартларында кибет киштәләре төрле буяулар, химик катнашмалар тәшкил иткән азык-төлек белән шыплап тулганда, үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгыңны булдыру актуаль. Тема бик мөһим, шатлык кына түгел, гаилә бюджетына өстәмә эш хакы да кертә.

Кошларны инкубацияләүдә югары күрсәткечләргә ирешү өчен яхшы теоретик белем кирәк.

Шәхси ярдәмче хуҗалыгыбызда гаиләбез тавыклар, күркәләр, казлар, индоүрдәкләр, үрдәкләр үрчетә. Миңа гади йомыркада ничек яңа гомер барлыкка килүен өйрәнү кызык иде. Өстәмә әдәбияттан белдем: яралгының эмбриональ үсеше турында белем кошчылык практикасында бик мөһим. Үземнең тикшеренүләр аша кешеләргә авыл хуҗалыгы кошын үрчетү кызыклы, файдалы, керемле шөгыль икәнлеген аңлатасым килде. Тагын бер тапкыр сәламәт буынны саклау өчен экологик чиста азык ашауның актуальлеген күрсәтәсе килде”, - дип яза Аделина. Кыз кагыйдә буенча йомыркаларны җыя, саклау шартларын үтәүне күзәтә, инкубатор әзерли, инкубация вакытында барлык таләпләрне үтәп, һәр көнне йомыркада яралгының үсешен күзәтә.

Январьдан алып апрельгәчә инкубаторда биш бүлем ясый: 70 тавык, 22 каз, 54 күркә, 48 индоүрдәк һәм тагын 70 тавык йомыркаларыннан.

Аделина йомыркаларны дөрес җыярга, сайларга, аларны дезинфекцияләргә, инкубаторга салырга, аның эшен күзәтергә һәм башкасын өйрәнде. Нәтиҗәдә, 230 чеби үрчеде: 126 йомырка салучы тавык, 44 күркә, 15 каз, 46 индоүрдәк.

“Безнең гаилә Төмән өлкәсе көньягы фермерлар җәмгыятендә тора. Шуңа күрә, миңа шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары белән сорашу үткәрү мөмкинлеге булды. Сорап чыкканнан соң, 137 фермер гаиләсенең 130ы авыл хуҗалыгы кошларын инкубаторда бастыруларын белдек. Барысы да, яралгының эмбриональ үсеше турында теоретик белемсез югары күрсәткечләргә ирешмәс идек, - дип дәлилләделәр», - дип Аделина сүзен тәмамлады.

Авыл җирендә табигый азык-төлек сәламәт, рухи бай булырга, хезмәт яратырга булыша.

Аделина һәм Иделияне тәрбияләүче Данияр һәм Илсөяр Кәримовлар нәкъ менә шундый тырыш, хезмәт яратучы гаилә.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА.
(Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836