Материалы

Үгез елында туган балалар

последние и лучшие новости искусства в мире

Йолдызнамә буенча Үгез елында туган балалар (1949, 1961, 1973, 1985, 1997, 2009) кечкенәдән тормышка җитди карашлы булулары белән аерыла. Үгез (Вол) – Кытай йолдызнамәсендә икенче билге, Инь буларак характерлана, су элементы белән ассоциацияләнә. Көчне, ышанычлылыкны, хезмәт сөючәнлекне символлаштыра. Үгез елында балалар уңышка омтылалар, үз хыялларын тормышка ашырырга телиләр. Бала әти-әнине тыйнак холкы белән сөендерә. Һәрвакыт сабыр, өлкәннәрне борчымыйчан тыныч кына үз эше белән шөгыльләнә. Әмма капма-каршы сыйфатын да күрсәтергә мөмкин: ярсучанлыкны, кызып китүне. Мондый чакта үзен контрольдә тотмый ул.

Үгез елында туган балалар – тыңлаучан нәниләр. Өлкәннәргә аларның мондый холыклары ошый. Әти-әниләренең барлык йөкләмәләрен тырышып башкаралар, канәгатьсезлекләрен сирәк күрсәтәләр. Йомшак холыклары “җебегән” характерлары белән түгел, ә якыннарына ярдәм итү теләге белән аңлатыла.

Үгез елында туган балалар беркайчан да зарланмыйлар, билгеләнгән юлдан нык, җитди баралар. Теләсә нинди кыенлыкларны лаеклы рәвештә җиңеп чыгалар. Аларны яшьтәшләре бик сирәк аңлый. Мондый сабыйлар еш кына ялгыз кала. Дуслары вакытларын эшсезлектән әрәм иткәндә, болар кечкенәдән актив, амбициоз планнар коралар. Һәр адымнарын исәпкә алырга тырышалар.

Интернеттан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума