Материалы

Җырчы кыз Регина

последние и лучшие новости искусства в мире

22-8Регина Мостафина Яркәү мәдәният йортында эшләп килүче “Казачата” (җитәкчесе Елены Пешехонова) җыр ансамбленә 6 яшеннән йөри башлый. Үзеннән-үзе гел җырлап-көйләп йөргән кызының бу сәләтен үстерер өчен бирегә аны әнисе алып килә. Бераздан Регинаның бию осталыгы да күренә һәм аны күренекле “Калинка” бию ансамбленә биергә дә чакыралар. Бүгенге көндә Регина 6 сыйныфта, “4” һәм “5” билгеләренә генә укый. Ул оста рәсем ясый, төрле кул эшләре белән дә шөгыльләнә. Киләчәктә профессиональ җырчы булырга хыяллана. “Таң йолдызы” район балалар бәйгесендә ул “Идел бит ул тирән бит ул” татар халык җырын башкарып, тамашачыларның мәхәббәтен яулады.

Аның чыгышы турында жюри әгъзасы, күренекле җырчы Наҗия Хәкимова: “Регинаның чыгышы иң яхшылардан булды. Тавышы бик матур, “утыртылган”, бик көчле җитәкче белән эшләгәне күренеп тора. Ләкин киләчәктә әгәр татар җырларын да башкарырга теләсә, җырның сүзләрен дөрес әйтергә өйрәтергә аңа татар телен яхшы белгән белгеч белән эшләргә кирәк булачак”, - дигән киңәш бирде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума